Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллимнәр турында күпме сөйләсәк тә аз

Кичә Арчада Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте һәм Белем радиосы белән берлектә оештырылган «Рәхмәтем сиңа, остазым» дип аталган республикакүләм бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү чарасы узды.

Конкурста  5–11 нче сыйныф укучылары,  урта һөнәри һәм  югары  уку йортларында белем алучы студентлар, башка һөнәр ияләре  поэзия, проза,  эпик һәм сәнгать-публицистик жанрдагы әсәрләр белән катнашты.   Казан, Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Әлмәт, Тәтеш, Яшел Үзән,  Балтач, Актаныш, Арча, Балык Бистәсе районнары вәкилләре бәйгедә бигрәк тә актив булды. Иң яхшы эшләрне  сайлап алуда  танылган  мәдәният әһелләре, дикторлар катнашты. Шуларның берсе – бик күп укытучыларның остазы булган, танылган диктор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин бүләкләү тантанасында бәйгедә катнашучылар адресына  бик күп матур фикерләрен, теләкләрен җиткерде. 


Татарстанның мәдәният ресурс үзәге  һәм Белем.ру оешмаларының махсус Дипломы белән бүләкләнгән  Балтач балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлназ Закирова белән Фәүзия Солтанова да әлеге мәртәбәле бәйгедә уңышлы чыгыш ясауларына сөенүләрен яшермәделәр. «Мондый конкурслар үткәрелеп торганда, анда ел да катнашырга әзер. Бу безгә яңа үрләргә күтәрелергә этәргеч бирә», – диделәр. Шунысы да игътибарга лаек: алар осталыкларын даими чарлап торалар, соңгы вакытта Мәгариф» журналы үткәргән «Авыл тәрбиячесе» конкурсында  финалга чыктылар һәм җиңүче булганнар иде.   

Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ