Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәҗип Җиһановның туган көненә махсус программа

Казанда Нәҗип Җиһановның туган көненә махсус программа узачак.

Казанда татар академия музыкасына нигез салучыларның берсе - Нәҗип Җиһановның туган көненә махсус программа узачак. Быел аның тууына 113 ел тула.

Чараларны композиторның оныгы, Н. Җиһанов музее (Милли музей филиалы) мөдире Алексей Егоров оештыра. Аның әйтүенчә, Нәҗип Гаязовичның хезмәттәшләре һәм дуслары турында күргәзмә ачылачак, аның операларыннан фрагментлар һәм кыллы квартет башкаруында татар композиторлары музыкасы яңгыраячак.

Композитор Нәҗип Җиһанов музеенда 2 концерт программасы узачак. 15 гыйнварда «Җиһанов музыкасының тылсымлы дөньясы» концерты була, анда композиторның «Алтынчәч», «Җәлил», «Тюляк», «Намус», «Качкын» операларыннан фрагментлар яңгыраячак. Башкаручылар - Опера студиясе солистлары, Казан консерваториясе музыкаль театр кафедрасы студентлары һәм педагоглары, «Сөембикә» ансамбльләре һәм «Делиция» хоры солистлары. Сәнгать җитәкчесе - профессор Әлфия Җаббарова.

16 гыйнварда Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет татар композиторлары музыкасын уйнаячак. 

Шул ук көнне ТР Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылачак. 

Фәния Лотфуллина

Фото ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ