Логотип Магариф уку
Цитата:

Пособиеләрнең күләмнәре арта

Күпмегә?

Алдагы елда Россия гражданнары өчен пособиеләр күләме сизелерлек артачак. Дәүләт думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр иткәнчә, йөклелек буенча пособиенең максималь күләме 794,4 мең сумга кадәр артачак, ә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие 68,9 мең сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, депутат билгеләп үткәнчә, 2025 елда бер көн эчендә "больничный" буенча түләүләрнең максималь күләме ике тапкырдан артыкка — 5,7 мең сумга кадәр арттырылачак.

"Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 2025 елда 9,5 процентка артачак. Страховка пенсияләре һәм аларга билгеләнгән түләүләр ике тапкыр индексланачак: 2025 елның 1 февраленнән – 4,5 процентка һәм 2025 елның 1 апреленнән – 2,2 процентка", — дип өстәде Екатерина Стенякина.

2024 елда шулай ук Россия һәм Хезмәт Геройлары, ветераннар, инвалидлар һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләр өчен пособиеләр артачак.

Пособиеләрнең 4,5 процентка артуы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Гөмбә маринадлыйбыз

Гөмбә сезонын ачтыгызмы әле?

1 кг гөмбә, ярты стакан уксус, 2 калак тоз, 1 бал калагы шикәр, 3 лавр яфрагы, 6 данә кара борыч, 2 данә гвоздика.

Юылган, чистарталган гөмбәләрне кайнар маринадка салып, 15–30 минут кайнатырга. Бүленеп чыккан күбекне алырга.

Гөмбә салынган банкалар 15–20 минут стерильләшә. Банкаларны герметик рәвештә япмый гына суыткычта сакларга мөмкин. Моның өчен гөмбәле банкага мул гына итеп үсемлек мае салып, полиэтилен капкачлар белән ябу да җитә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ