Прививка кирәкме, юкмы?
«Евровидение-2017» бәйгесендә Рәсәй вәкиле буларак катнашырга тиеш булган Юлия Самойлова әңгәмәләрнең берсендә: «Инвалид калуым бер яшьлек чагымда ясалган прививка белән бәйле», - дип әйткән. Шушы сү...
«Евровидение-2017» бәйгесендә Рәсәй вәкиле буларак катнашырга тиеш булган Юлия Самойлова әңгәмәләрнең берсендә: «Инвалид калуым бер яшьлек чагымда ясалган прививка белән бәйле», - дип әйткән. Шушы сүзләрдән соң прививкаларга каршы торучылар вакциналарның «зыяны» турында тагын да ныграк күпертеп сөйли башлады. Баксаң, җырчының инвалид булуы генетик авыру белән бәйле икән. Ә алдан тикшерү үтмичә прививка ясау әлеге авыруның барышын тизләтеп кенә җибәргән. Мондый очраклар үзебезнең Татарстанда да юк түгел.
«Прививкадан соң улыбыз үзгәрде» яисә «Нигә Яңа ел каникулы бик озын икән»
- Биш айлык чагында, 2016нчы елның 22 декабрендә, Рамазанга АКДС прививкасы ясаттык. Беренчесен җиңел үткәреп җибәргәнгә, әллә ни борчылмаган идем дә, - дип сүз башлады өч бала анасы Тәслимә ханым, – әмма прививка ясаганнан соң бер тәүлек тә үтмәде, сау-сәламәт улыбызның хәрәкәтләнүендә, кәефендә сизелерлек үзгәрешләр күренде: бала бертуктаусыз елады, көйсезләнде. Бу безнең күңелгә шом-курку салды, билгеле.
Рамазан 2016нчы елның 18нче июлендә Чаллы шәһәрендә Илнур белән Тәслимә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. «Ике зур кызыбыз - Эльвина һәм Милена әниләренә ярдәмче булса, төпчек улыбыз минем кул астында булыр», - дип, аеруча сөенеп планнар кора әти кеше. Бала якты дөньяга табигый юл белән, бернинди зыян күрмичә туа, вакытында ашый, вакытында йоклый, табиблар да бала үсешендә, сәламәтлегендә бернинди куркыныч нәрсә күрми.
- Барлык үзгәрешләр прививкадан соң башлана, - дип сүзен дәвам итте әни кеше. - Әмма башта без әлеге үзгәрешләрне прививка белән бәйләргә уйламадык та. 5нче гыйнвар көнне улыбызны көзән җыерды, аннан көзән җыеру ешайды, биш минутка 20шәр тапкыр тартышкан вакытлары да булды. Бала көлми башлады, хәрәкәтләнүе кимеде. Ул вакытта кичергәннәрем сөйләп бетергесез, беркемгә дә мондый авырлыклар теләмим, - дип күз яшьләрен сөртә-сөртә үткән вакыйгаларны сөйли Тәслимә ханым. - Җитмәсә, әле бу халыкның Яңа елны каршылап, 10 көн ял итә торган чагы. Нигә хакимият Яңа ел каникулын шулай озын итте икән дип бик борчылдым шулчак. Хастаханәдә белгечләр ял итә, дежур табиб аша педиатрны чакырттык, ул кулыбызга төрле юлламалар тоттырды. Табиблар бары тик 9нчы гыйнварда каникул беткәч кенә кабул итә башлый.
- Бу көн җитүен без гаилә белән дүрт күзләп көттек. Ә аңынчы табибларга диагноз куярга җиңелрәк булсын өчен, көзән җыерган вакытларны, баладагы булган үзгәрешләрне видеога төшереп бардык. Табибка күренергә килгәч, бала үзен тыныч тотарга да мөмкин бит, әти-әнинең сөйләве дә авыру турында тулы картина тудыра алмый. Шунлыктан замана гаджетлары диагноз куюда ярдәм итте, - дип белдерде гаилә башлыгы.
«Мин привикалардан баш тартам»
Яңа ел ялы беткәч, янәдән хастаханә юлын таптау башлана. Баш миен электроэнцефалографиядә (ЭЭГ) төшергәч, Чаллы шәһәре балалар невропатологы Рамазанга куркыныч Веста синдромы диагнозын куя. Кызганычка күрә, әлеге диагнозны Казанның танылган балалар невропатологы профессор Владимир Федор улы Прусаков та раслый.
Мин әлеге язуларны үз күзем белән күрмәдем, әмма әни кеше сүзе буенча, профессор Прусаков әлеге коточкыч авыруның башлануын АКДС прививкасы белән бәйли.
Биш айлык Рамазан прививка ясатыр алдыннан ОРВИ белән авырып ала, тән температурасы 39С күтәрелә, тамак төбе шешә. Прививка ясатыр алдыннан бала терелгән була, шунлыктан табиблар аны, сәламәт дип, процедуралар бүлмәсенә озаталар.
- Ике кызыбызга да прививкалар календарь буенча вакытында ясалып барылды. Улыбыз да моңа кадәргеләрен җиңел генә үткәрде кебек. Ләкин бу очрактан соң мин прививкалардан катгый рәвештә баш тартачакмын, - дип белдерде Тәслимә ханым. - Улыбыздагы бу авыру нәселдән килә торган авыру түгел, чөнки мондый галәмәтнең бездә булганы юк, ирем белән икебез дә генетик тикшеренү үттек, күрсәткечләр нормада. Шөкер хәзер улыбыз Рамазанның хәле җиңеләйде. Профессор биргән дарулар булыша. Дәвалау курсы бик озак - әлеге препаратларны бала һаман да кабул итә. Айга бер мәртәбә баланы белгечкә күрсәтәбез. Шунысы сөендерә: профессор Прусаков ай саен Чаллы шәһәренә килә икән, Казанга барып йөрисе юк. Рамазан да янәдән көлә башлады, сәламәтлегендә дә алга китеш күренә, - ди әни кеше. Ходай сабыйга тулысынча савыгып бетәргә насыйп итсен.
Прививка ясатыр алдыннан аеруча игътибарлы булыгыз.
Илнур белән Тәслимә гаиләсендә булган әлеге хәл бик борчыды һәм тетрәндерде. Әни кеше буларак, мин Тәслимә ханымның ни өчен прививкадан баш тартуын, әлбәттә, аңлыйм. Шулай да, балага вакцинация кирәкме-юкмы дип үз-үзенә сорау биргән әти-әниләргә нишләргә? Бу сорауга җавап бирү өчен без табиб Айдар Сафиуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Иң беренче чиратта, әти-әни шуны онытмасын: һәр бала үзенчәлекле, шунлыктан һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк. Әгәр теге яки бу бала белән куркыныч хәл булса, ул кабатланмаска да мөмкин. Дөрес, хәзерге заман балаларының сәламәтлеге үткән чорда туган балаларныкы белән чагыштырганда мактанырлык түгел. Шунлыктан прививкалардан баш тартучы әти-әниләрнең саны да көннән-көн арта. Өстәвенә, интернетта да күңелсез очраклар турында еш язалар. Ә тарихка күз салсак, нәкъ менә прививкалар һәм антибиотикларны уйлап табу һәм куллана башлау бик күп куркыныч чирләрдән миллионлаган кешенең гомерен саклап кала. АКДС кебек катлаулы прививкалар алдыннан педиатр, невропатолог, ортопед белән киңәшләшегез дияр идем. Кан, бәвел, иммуноглобулинны тикшерү, иммунограмма ясау кирәк, шулай ук әлеге вакцинага аллергия бармы-юкмы – шуны ачыклау мөһим. Кызганыч, бик күп поликлиникаларда табиблар прививка алдыннан бары тик баланың температурасын гына үлчи. Әгәр прививкадан соң андый-мондый хәл булган икән, тиз арада табиб-неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге мәкаләне язганда үземнең танышларым арасында сораштыру үткәрдем. Сез балаларыгызга прививка ясатасызмы дигән сорауга түбәндәге җавапларны алдым:
Айгөл, 37 яшь.
- Белемем буенча мин – табиб, шунлыктан ике балама да прививкаларны вакытында ясату ягында. Ләкин алдан барлык кирәкле анализларны да тапшыру зарур.
Гөлия, 34 яшь.
Илдар, 44 яшь.
Без үскәндә прививкаларны балалар бакчасында, мәктәптә шәфкать туташы ясый иде. Хәзер исә бу дәүләт программасы туктатылганлыктан, баланы вакцинацияләү өчен «прописка» буенча беркетелгән поликлиникага барабыз. Безнең әти-әниләр прививкадан баш тартуның ни икәнен дә белмәгән, алар Совет власте заманында тәрбияләнгән, кушылганны тиеш дип кабул иткән. Безне дә шулай өйрәткәннәр. Шунлыктан мин, әни кеше буларак, балама һәр прививканы да ясатып барам. Танышларым арасында, законга таянып, балага прививка ясатудан баш тартучылары да бар барлыгын. Бу баш тартулар да вакытлыча гына булырга мөмкин, чөнки соңгы арада вакцинацияләү янәдән мәҗбүри була икән дигән сүзләр дә ишетелә.
Сан
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, 2016нчы елны республика буенча 3430633 кешегә вакцина ясалган. 2015нче елны бу сан бары 2100448 тәшкил иткән.
Укучыларыбыз сорый

- Зур кызыбызга барлык прививкаларны да ясатып бардык. Аларны бала организмы җиңел үткәреп җибәрсә дә, төпчек кызыбызга прививка ясатудан баш тартырга булдык, чөнки иммунитетка вакциналар тискәре йогынты ясый дип беләм. Зур кызыбызга прививкалар ясату да, минем фикеремчә, зур хата булган.
Илдар, 44 яшь.
- Өч балабызга да прививкаларны календарь буенча берсен дә калдырмыйча ясатып барабыз. Прививкадан соң бер-ике көн тән температуралары күтәрелә дә, Аллага шөкер, зыян салмый гына узып китә.
Без үскәндә прививкаларны балалар бакчасында, мәктәптә шәфкать туташы ясый иде. Хәзер исә бу дәүләт программасы туктатылганлыктан, баланы вакцинацияләү өчен «прописка» буенча беркетелгән поликлиникага барабыз. Безнең әти-әниләр прививкадан баш тартуның ни икәнен дә белмәгән, алар Совет власте заманында тәрбияләнгән, кушылганны тиеш дип кабул иткән. Безне дә шулай өйрәткәннәр. Шунлыктан мин, әни кеше буларак, балама һәр прививканы да ясатып барам. Танышларым арасында, законга таянып, балага прививка ясатудан баш тартучылары да бар барлыгын. Бу баш тартулар да вакытлыча гына булырга мөмкин, чөнки соңгы арада вакцинацияләү янәдән мәҗбүри була икән дигән сүзләр дә ишетелә.
Сан
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, 2016нчы елны республика буенча 3430633 кешегә вакцина ясалган. 2015нче елны бу сан бары 2100448 тәшкил иткән.
Укучыларыбыз сорый
- - Ничек саклауга карап, вакцинаның үзенчәлекләре үзгәрәме?
- Әлбәттә. Һәр вакцинаның яраклылык вакыты һәм саклау шартлары бар. Моңа һичшиксез игътибар итәргә кирәк.
- - Педиатр профилактик чара буларак прививкага кадәр өч һәм аннан соң өч көн антигистамин препаратлар кабул итәргә тәкъдим итә. Алар вакцинаның көчен киметмиме?
- Бер дә киметми. Киресенчә, антигистамин препаратлар кайвакыт балада прививкадан соң була торган югары температураны булдырмаска ярдәм итә.
- - Ана карынында чагында ук бала әнидән бик күп чирләргә каршы иммунитет туплый, дигән фикерне ишеткәнем бар. Бу дөресме икән?
- Әгәр дә әни кеше кайчандыр җил чәчәге (ветрянка) белән авырган булса, сабыйда дүрт айга кадәр бу төр авыруга иммунитет бар дигән сүз. Әни иммунитеты баланы кызылча (краснуха) белән авырудан – биш айга, кызамыктан – алты айга, дифтерия белән катып калудан (столбняк) җиде айга кадәр саклый. Кабатлыйбыз: бу шарт әгәр дә әни әлеге авырулар белән үзе авырган яисә күптән түгел прививка ясаткан булса гына саклана.
- - Имезүче анага прививка ясарга ярыймы?
- Үзенә яисә баласына куркыныч янаган очракта имезүче хатын-кызларны да вакциналау очраклары теркәлгән. Ләкин бу катгый рәвештә табиб күзәтүе астында гына үткәрелә торган процедура.
- - Барлык төр вакциналарда да терекөмеш (ртуть) барлыгын ишеткәнем бар. Моның никадәр куркыныч икәнен аңлатып бирегез әле.
- Дөрес, вакциналар составында терекөмеш бар. Ләкин ул бик аз микъдарда һәм сәламәтлек өчен зыян сала алмый.
Комментарийлар