Логотип Магариф уку
Цитата:

Ринат Насыйров: «Үз көчебезгә таянабыз!»

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Хәмзи улы Насыйров белән укытучыларның, аеруча татар теле укытучыларының бүгенге дәрәҗәсе, төбәктә татар телен саклау проблемалары һәм аларны чишү юллары турында сөйләштек.

– Ринат Хәмзиевич, бүген укытучының абруен ничек күтәреп була, игътибар җитәме?
– Бүген укытучының дәрәҗәсе түбән булуы – җәмгыятебезне борчыган иң зур мәсьәләләрнең берсе. Аеруча татар теле укытучыларының абруе елдан-ел югала бара. Элек укытучы җитәкче белән бер дәрәҗәдә барды. Бүген замана үз таләпләрен куя: психологик яктан булсынмы, канун буенчамы укытучы укучының тормышында катнаша, артык эш куша, таләп итә алмый. Минем фикеремчә, татар теле укытучысының дәрәҗәсен үзебезнең милләт, халыкка аңлату, җиткерү аша гына күтәреп була. Хөкүмәт аркылы аның юлын бүген күрмим. Ни өчен татар теле кирәк? Ни өчен аны укыту кирәк? дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Билгеле, укытучының абруе үзеннән-үзе күтәрелмәячәк. Ни өчен алгебра, физика, химия кирәк соң? Бәлки, бу фәннәрнең тормышта кирәге дә булмас, әмма алар аркылы без дөньяның киңлеген аңлыйбыз. Әгәр татар теле бүген мәктәптә бирелми икән, без татар милләтен, татар рухын, татар дөньясын тел, татарлык аркылы аңлауны балаларга җиткермибез дигән сүз. Үкенечкә, мәктәпләрдә  бүтән телләр дә кирәкми, дигән фикер йөри. Ләкин тел аша гына бала дөньяны төрле яклап өйрәнә ала бит. Балаларны  телдән чикләү, мәдәниятебезне, тарихыбызны, милли гореф-гадәтләребезне өйрәнү мөмкинлеген алардан урлыйбыз. Укытучыларның дәрәҗәсен, татар теленең әһәмиятен арттыруны бары халыкка аңлату аша җиткерү дә генә күрәм.
– Бүген Төмән өлкәсенең татар теле укытучылары, алмашка килүче яшь укытучылар юк, дип борчыла. Бу проблеманы ничек хәл итәргә мөмкин?
– Бүгенге көндә төбәктә татар теле укытучыларын әзерләү бүлекчәләре, укыту буенча фундаменталь институтлар юк. Элек Тубыл институтында, Төмән дәүләт универститетында татар телен укытучыларын әзерләү факультетлары эшләде. Хәзер инде без аларны кире кайтара алмыйбыз. Аның гаепле кешесен дә эзләргә кирәкми. Аңлашыла ки, татар теле укытучыларын әзерли торган бүлекчәләрне бетерү,  милли сәясәтнең бер өлеше тора һәм ул татарлыкны үстерү өчен түгел, киметү өчен эшләнде. Төмән өлкәсендә утыздан артык галим исәпләнә. Әмма галимнәребез татар милләтен, телебезне югалтмау мәсьәләләре буенча бер өстәл артына утырып, аралашып, киңәшеп, тикшерүләр үткәреп эшләмиләр. Хәзер күз буяу өчен эшләү заманасы шул. Укытучылар да шул хәлгә төшеп бара бит. Укытучының  бүген балалар белән аралашырга вакыты юк. Ул бүген хисап эшләре, конкурсларда катнашып балл туплау, өстәмә акча эшләү, конференцияләрдә катнашу белән мәшгуль. Яшь укытучыларга болар кызык түгел.  Бүгенге көндә бер мәктәптә татар теле дәресенең бер сәгать, икенче мәктәптә ике сәгать укытылуы укытучыга престиж өстәми. Минем теләгем буенча, хөкүмәткә таянмыйча,Төмәндә  татар, мөселман эшмәкәрләре белән берләшеп  укучы балалар өчен белем оешмалары төзергә планлаштырабыз. Шәһәрдә төзелеш эшләрен башлап җибәрдек. Хәзергә вакытта яңа елга Кырынкүл бистәсендә «Бала йорты»н ачу турында сүз алып барабыз.  Киләсе елга башлангыч мәктәп, алга таба ике гомуми белем бирү мәктәбен төзү күздә тотыла. Тиздән «Тәрбия» дип аталган коммерцияле булмаган балалар оешмасы үз эшчәнлеген башлаячак.  Бүгенге көндә дөньяны киң карау компетенциясе күбебездә аксый. Хәтта белгечләрдә дә бу кимчелек сизелә. Утыз ел элек өлкәгә максатчан рәвештә Татарстаннан укытучылар җибәрәләр иде. Татар теле укытучысына мохтаҗлык та бар дип әйтә алмыйм. Ник дигәндә, мәктәп сайтларында бер вакансия дә эленмәгән.  Конкурслар үздырып та, кадрларга кытлык проблемасын  үзгәртә алмыйбыз. Өлкәдә милли гореф-гадәтләрне, телебезне саклау һәм үстерү проблемаларын без бары үзебез генә чишә алабыз. Төмәндә биш-алты бала йорты, башлангач мәктәп, ике урта мәктәп булдыру – шул башлангычларның берсе булып торачак.
– Ринат Хәмзиевич, Сез нинди мәктәпне тәмамладыгыз? Кайсы фәнне яратып укыдыгыз?
– Минем белем юлым илле хуҗалыктан торган Кыткүл авылында өч сыйныфлык ике катлы авыл мәктәбендә башланды. Ул вакытта башлангыч сыйныфларда Хәдичә апа белән Рәйсә апа безне укытты. Рәйсә апа әле дә исән. Ул авылда укыган укучылар белән әле дә аралашабыз. Аннан Кугалы сигезьеллык мәктәбендә укып, Төмән шәһәренең Тарман авылында 13 нче мәктәпне тәмамладым. Мәктәп елларында физика, математика, химия фәннәрен үз иттем, укытучыларын да яраттым. Укытучыларыбыз да көчле иде: төпле белемнәре тормышыбызда зур роль уйнады. Мин һәрвакытта шундый фикердә: еш кына педагоглар менә болар минем укучыларым дип горурлана. Әмма алтмыш яшемне тутырган кеше буларак шуны аңладым: әгәр укучылар, мәктәпне тәмамлап шактый еллар узгач та, бу минем укытучым, остазым, ул миңа төпле фикер, киңәш әйтеп калдырды, дип әйтә, шул фикерне бүген дә искә алып, аны тормышында кулланып яши икән, димәк, мондый укытучыга мәдхия җырларга кирәк. Укытучылар күп, әмма гомер буена күңелдә йөртә торганнары сирәк була. Бүгенге көнгә укытучы белән укучы арасы бик ерак. Укучылар саны да күп, әмма укытучы белән укучы арасындагы җылылык, тәрбия бүтән дәрәҗәдә хәзер.
– Мәктәп елларында булган иң кызыклы хатирә?
– Унынчы сыйныфта укып йөргән чак. Урамда кырык градус салкынлык. Калган сыйныфлар укудан азат, 9–10  нчы сыйныфларга укырга барасы. Кугалым авылыннан безгә хөкүмәт автобус бирә. Шул автобуска егермеләп бала утырып, 13 нче мәктәпкә укырга киттек. Завуч белән директор укучыларны  тәрәзәдән карап көтеп тора. Болар үзара бәхәсләшә башлый. Завуч әйтә: «Алар мәктәпкә кереп тормаслар дип уйлыйм» . Директор: «Мәктәпкә кадәр килеп, ничек кермәсеннәр, керәчәкләр», – дип, үзенекен сукалый, бәхәс дәвам итә. Кугалым укучылары автобустан чыга да, бер-берсенең шарфларын тигезләп, туннарын яхшылап төймәлиләр дә, мәктәпкә кермичә, туп-туры үз авылларына кайтып китәләр. Бәхәстә директор отыла, завуч ота.
 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ