Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов яшь галимнәргә ярдәм турында сөйләде

Илкүләм проект акчасына төбәктә яшь белгечләрнең тикшеренү эшчәнлеге өчен барлык шартлар да тудырыла.

«Фән һәм университетлар» илкүләм проекты аша Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм булдырылды. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз Телеграм-каналында белдергән.

Мисал итеп ул техник фәннәр кандидаты, фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреаты Ирек Мөхәммәтдиновны китергән. Яшь галим нефть чыгаруда кирәкле катализатор уйлап тапкан.

«Фән һәм университетлар» илкүләм проекты аша Ирек кебек галимнәргә булышырга мөмкин. Татарстанда федераль программа кысаларында перспективалы яшь галимнәр җитәкчелегендә яңа лабораторияләр челтәре җәелдерелде», — дип язган Рәис.

Илкүләм проект акчасына төбәктә яшь белгечләрнең тикшеренү эшчәнлеге өчен барлык шартлар да тудырыла. «Татарстанда фәнне үстерүгә җитди игътибар бирелә», — дип йомгаклаган Миңнеханов.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.

Чыганак: "Татар-информ" 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ