Рубен Дишдишян: «Алтын Урда»ның дәвамы Татарстанда төшерелергә мөмкин!»
XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Алтын Урда» фильмын тәкъдир итү булып узды. Продюсер Рубен Дишдишян һәм Зәйнәп ролен башкарган Эльмира Кәлимуллина фильмда сурәтләнг...
XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Алтын Урда» фильмын тәкъдир итү булып узды. Продюсер Рубен Дишдишян һәм Зәйнәп ролен башкарган Эльмира Кәлимуллина фильмда сурәтләнгән вакыйгаларның чынбарлыкка нигезләнмәгән булуын искәртеп үтте.
«Мәхәббәт һәм хыянәт, дуслык һәм мәкер – тормышта булган бар нәрсәне фильм аша күрсәтергә тырыштык», – диде Рубен Дишдишян.
16 сериядән торган «Алтын Урда»ны киләсе елның февраль аенда «1 канал»дан карарга мөмкин булыр дип ышандырды оештыручылар. «Әгәр фильм тамашачыга ошаса, без аның дәвамын да төшерергә әзер. Бу юлы бәлки Татарстанга да килербез», – диде Казанда туып-үскән продюсер.
Комментарийлар