Логотип Магариф уку
Цитата:

Саба да заманча музейлы булачак

Район үзәк китапханәсендә капиталь ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Татарстан Милли музееның Саба филиалы елъязмасы 1993 елның 12 маеннан – Саба урта мәктәбендәге Туган якны өйрәнү музееннан бүленеп чыккан көненнән башлана.

Шул ук елның 20 сентябрендә ул районның үзәкләштерелгән китапханәсе бинасына күчерелгән иде. 

Тиздән музей яңа биналы булачак. Райондашларыбызга Элек “Татфондбанк” урнашкан бинада хәзерге вакытта капиталь ремонт һәм музей эшчәнлеген камилләштерү эшләре бара. Моңа кадәр музей биләмәсе кысан булу сәбәпле барлык экспонатларны да тәкъдим итү мөмкинлеге юк иде. Мәйданы 457 квадрат метр булган яңа бинада Саба төбәге тарихы белән танышырга бар мөмкинлекләр дә булдырылачак. Тиздән Сабадагы туган якны өйрәнү музееның яңа бинасын ачу күздә тотыла. Музей экспозициясе Саба районының үткәнен, хәзерге тормышын, киләчәген чагылдырган төп өч өлештән торачак.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ