Логотип Магариф уку
Цитата:

Сайлаулар алдыннан җәмәгать фикере

15–17 март көннәрендә Россия Президентын сайлаулары узачак.

Әлеге уңайдан «Җәмәгать фикере – Татарстан» фонды сораштыру уздырган. 30 гыйнвардан 13 февральгә кадәр үткән сораштыруда республика буенче җәмгысы 1500 респондент катнашкан. 

Социология фәннәре докторы Мария Ефлова бүген журналистларга хәбәр иткәнчә, 15–17 мартта узачак сайлауларга татарстанлыларның 85 проценты киләчәк.  Шунысын да игътибарга алырга кирәк:  61 процент сораштырылучылар “һичшиксез сайлауларга барабыз” дип билгеләгән. 

 Сораштыру нәтиҗәләре, сайлауларга килүчеләрнең 80 %  ы Владимир Путин кандидатурасына тавыш бирәчәкләрен күрсәтә.  Мария Ефлова шулай ук сораштыру кандидатураларының соңгы исемлеге төзелгәнче һәм Президент Юлламасына кадәр  үк уздырылуын билгеләп үтте.  Юллама 85  % россиялеләрдә уңай тәэсир калдырган. 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ