Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәтлеккә файдалы киңәшләр

Бөерләрнең яхшы эшләве һәркем өчен бик мөһим. Аларны сәламәтләндерүче ун төрле эчемлек бар!

Тузганактан пешерелгән чәй бөерләрдәге ташларны эретә, организмны калий белән баета. Тузганакның тамырларын юып, төнәтергә дә була, өске өлешен дә кулланырга мөмкин.

Кызыл чөгендер суты да бөерләр өчен искиткеч файдалы. Ул бөерләрдә ташлар булуны кисәтә. Ә ташлар инде булса, чөгендер сутына лимон яисә имбир кушарга кирәк.

Имбирле чәй дә бөерләр сәламәтлеген саклый. Ул ялкынсынуларны киметә. Имбир тамырын юып, вак кыргычтан үткәрергә һәм 10 минут төнәтергә кирәк. Бу чәйгә бал кушсагыз, тамак авырту да бетәр.

Бөерләрдә ташлар һәм инфекция булганда кычыткан төнәтмәсен кулланырга киңәш итәләр. 1–15 грамм коры кычытканны бер стакан кайнап чыккан суда 20 минут төнәтәләр. Сөзеп, көненә өч тапкыр берәр кашык кулланалар. Артыннан бер стакан су эчеп куярга кирәк. Ләкин йөкле хатын-кызларга кычыткан кулланырга ярамый! Аллергиясе булганнар да сак булсын.

Лимон суты артык кальцийны чыгара, ташлар үсүне тоткарлый. Аны салкын су кушып кулланыгыз.

Мүк җиләге суты яисә морсы бактерияләрне юк итә, инфекция үсешен, ташлар барлыкка килүне тоткарлый.

Куркума — искиткеч тәмләткеч. Ул – ялкынсынуга каршы көчле чара. Кайнап торган сулы кәстрүлгә бер калак куркума кушыгыз һәм ун минут кайнатыгыз. Соңыннан бераз лимон суты һәм кара борыч кушыгыз.

Юкә чәчәгеннән чәй әзерләгез. Ул циститтан да, бөерләрдәге инфекциядән дә дәвалый, ташлар хасил булудан саклый. Өч атна мондый чәй эчкәннән соң 10 көн тәнәфес ясарга кирәк.

Гөлҗимешнең җимеше дә, тамырлары да бик файдалы. Алар токсиннарны, ташларны кудыра.

Ә менә кавынның төшләрен ташлыйсызмы? Юкка! Аларны киптереп, ваклап, кайнар суда төнәтеп эчәргә кирәк. Ике кашык вакланган кавын төшен бер литр суда берничә сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә өч-дүрт тапкыр кулланалар. Ул бөерләрне чистарта, аларның эшчәнлеген яхшырта, дип яза "Кызыл таң".

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ