Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәле укучыларын очрашу көтә

Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюповның туган көне.

Үзенең 60 яшьлек юбилей елындагы беренче зур чараны  ул иртәгә туган авылы Шәледә мәктәп укучылары белән  башлап җибәрәчәк.  

–Минем өчен үзебезнең авыл китапханәсендә укучылар, укытучылар белән  очрашу бик мөһим. Бу беренчедән, үземне укыткан укытучыларымны искә алу. Икенчедән, бүгенге көндә Шәледә, Питрәч районында нинди укучылар белем ала, вакытның узуы сыйфатка китерәме-юкмы икән дип беләсем, андагы үзгәрешне тоясым килә. Шуларны белү өчен дә мондый очрашулар  бик кирәк, чөнки мин театр сәнгатендә балалар, яшьләр өчен эшлим. Без үскән совет чоры  бөтенләй башка иде, ә бүгенге яшьләрнең яшәү рәвеше кызык – кичерешләрен, фикерләрен беләсем килә. Монда чагыштырып, кызыксынып, сынап карау бар, – ди Ренат әфәнде. 

Билгеле очрашу барышында “Башмагым”, “Галиябану” кебек спектакльләрдән мини-өзекләр дә булачак. 


Материал, фото: Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ