Логотип Магариф уку
Цитата:

Саратов өлкәсендә 125 баланы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар

.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Төмәннән Адлерга бара торган төркемдәге бер баланың тән температурасы югары күтәрелә. Аңа ашыгыч ярдәм күрсәтү кирәк була. Калган төркемдәге балаларга куркыныч янау сәбәпле, 120 дән артык балаларның сәламәтлеген тикшерү өчен, аларны поезддан төшереп, хастаханәгә озаталар.


Нәтиҗәдә тагын утызга якын балада тән температурасы югары булуы ачыкланган. 


Россия кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте урында мобиль лаборатория оештырган һәм, барлык балаларны да караганнан соң, автобуста Саратов өлкәсендәге йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.


Әлеге вакытта вазгыять махсус контрольдә тора, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ