Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәйхи Маннур музее ни хәлдә?

Кичә, 18 апрельдә, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнен билгеләп үттек.Безнең Мамадыш төбәге һәйкәлләргә һәм тарихи урыннарга бик бай. Урта гасырлардагы болгар шәһәре булган булган Кирмәнчек бе...

Кичә, 18 апрельдә, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнен билгеләп үттек.
Безнең Мамадыш төбәге һәйкәлләргә һәм тарихи урыннарга бик бай. Урта гасырлардагы болгар шәһәре булган булган Кирмәнчек безнең район территориясендә булган бит. Аннан тыш та әле безнең төбәктә күпме тарихи урыннар, истәлеклә объектлар бар. Шуларның берсе – безнең Тулбай авылындагы үзенчәлекле китапханә.

Татар халкынын күренекле вәкилләренен берсе шагыйрь, прозаик, публицист, фольклорчы, тәрҗемәче Шәйхи Маннур, 1957 елда шәхси акчасына китапханә салдырып, авылдашларына бүләк итә. Үзе исән чагында аны һәрьяклап тәэмин итеп тора. 1980 елда, язучы вафат булгач, анын васыяте укыла. Әлеге гозердә ул үзенен шәхси китапханәсен, әсәрләренен караламасын Тулбайдагы китапханәгә тапшыруларын үтенә. 1981 елда Ш.Маннурнын исемен мәнгедәштерү йөзеннән «Чулпан» колхозы идарәсе, авыл Советы җитәкчелеге бергә киңәшләшеп, китапханәгә тагын бер бина өстәп салдыралар, аны музей итеп оештырырга карар кылалар. Җитәкчеләр алмашыну сәбәпле бина бик озак төзелә, төзелгәч тә, буш тора. Ниһаять, 1994 елда реконструкция эшләре башлана. Китапханәне яна төзелгән бинага күчерәләр, төп бинада язучынын музеен оештыра башлыйлар. Экспозиция төзү өчен язучынын кызы Миләүшә ханымнан Ш.Маннурнын шәхси китапханәсен, архивын, шәхси әйберләрен сатып алалар. 1995 елнын 24 гыйнварыннан әлеге бина Шәйхи Маннур мемориаль музей-китапханәсе булып ишекләрен ача. Бүгенге көндә авылдаш әдибебезнең әдәби мирасын халыкка җиткерүдә ул тәрбия үзәге санала.
Римма СӨЛӘЙМАНОВА,

Мамадыш районы Тулбай авылындагы Шөйхи Маннур музее мөдире

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ