Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә –17 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми, төнлә һәм ир...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә –17 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшүе ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы – +7..+12, көндез максималь температура +20..+25 градус җылы булачак.
Казанда төнлә – +10..+12, көндез исә +22..+24 градус җылы булыр дип фаразлана.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.
Комментарийлар