Логотип Магариф уку
Цитата:

Стресска каршы тору өчен нишләргә кирәк?

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның стрессларга каршы тору буенча киңәшләре.

“1. Әр-ризку'әләллаһ. Ризык бары Аллаһтан. Шунлыктан, Аннан тыш, беркем алдында да башыңны имә.

2. Тәвәккәлтү'әләллаһ. Иң элек үзеңнән торганын эшлә, аннары Аллаһка тапшыр да Аннан гына ярдәм көт.

3. Йә Насыйп. Сиңа дигән синнән китми, вакыты җиткәч, насыйбы була.

4. Йә Сабыр. Сабыр була бел, яз да вакытыннан алда килми.

5. Бу да узар! Онытма, байлык белән ярлылык, сәламәтлек белән хасталык, уңыш белән уңышсызлыкның – һәммәсенең ахыры бар. Хәтта синең әле алган сулышың башкача кабатланмый, ул инде суланган. Гомеребез дә, һичшиксез, тәмамланачак. Бары мәңгелек, ахыры булмаган Аллаһка сыена бел!”, –  дип белдерә Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ