Студентлар транспортта йөрүгә грант алачак
Болар – яхшы билгеләргә укыган, актив социаль тормыш алып барган һәм авыр тормыш хәлендәге студентлар.
Быел 9 меңгә якын югары һәм урта белем йорты студентлары транспорт грантына гариза биргән. Ел ахырында шулар арасыннан иң лаеклы 5,5 меңен сайлап алачаклар. Болар – яхшы билгеләргә укыган, актив социаль тормыш алып барган һәм авыр тормыш хәлендәге студентлар.
Республикада Транспорт гранты программасы 2011 елда гамәлгә кертелә. Ул чакта аның бюджеты 30 миллион иде булса, 2019 елдан күләме 60 миллионга кадәр арткан.
– Грантның шартларын ел да камилләштерергә тырышабыз. Узган ел без транспортта йөргән сумманың бер өлешен кире кайтару – кэшбек формасында эшләп карадык. Әмма яшьләргә бу ошап бетмәде. Быел әлеге грантны отучыларның барысына да Ак Барс банкның “Татарстанда яшәүче картасы” тапшырылачак. Бу картага ай саен, билгеле бер күләмдә акча күчерелеп барылачак. Казан өчен бу сумма зуррак – аена 1,5 мең тирәсе, гомуми суммасы – 11 мең. Бу акчаларны төрле максатларда – таксига да, шәһәрара автобус, электричкаларда түләүгә дә, шәһәр эчендә йөрүгә дә тотарга мөмкин, – дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Комментарийлар