Логотип Магариф уку
Цитата:

Табаны ничек сайларга

Көйдерми торган табаны ничек дөрес сайларга? Белгечләр андый савыт-сабаның зыянлы яклары турында аңлата.

Үз вакытында базарда көйдерми торган савыт-сабаның барлыкка килүе чын сенсациягә әверелде. Ләкин, аш бүлмәсендәге башка савыт-сабалар кебек, аның да куллану вакыты бар һәм ул дөрес куллануны таләп итә. Бу хакта Росбиотех университетының Туклану индустриясе, кунакханә бизнесы һәм сервис кафедрасы доценты Дмитрий Быстров аңлата.
"Көйдерми торган катлам вакыт узу белән туза һәм тырнала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, савыттагы китек урыннар аша организмга эреми торган микрокисәкчекләр эләгергә мөмкин. Мәсәлән, иң популяр көйдерми торган катламлы тефлон табаларда перфтороктан кислотасы булырга мөмкин. Бу тирә-як мохиттә таркалмый торган тотрыклы кушылма организмда туплана", – дип белдерә ул.
Белгеч сүзләренчә, начар йогынтысын киметү өчен, хәвефсезрәк көйдерми торган катламлы савыт-саба сайларга кирәк, дип яза "Кызыл таң".
"Мәсәлән, табалар керамика яки титан нигезендә булсын. Ләкин хәтта мондый савыт-сабаны да сыдырылган, тырналган һәм кителгән очракта, шунда ук алыштырырга кирәк”, — ди эксперт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ