Логотип Магариф уку
Цитата:

Табиб суны һәрвакыт җылы килеш кенә эчәргә киңәш итә

Җылы су кан куелыгын киметә...

Эндокринолог суны һәрвакыт җылы килеш кенә эчәргә кирәк дигән фикер белән уртаклашты.

"Җылы су куллану культурасы безгә кытайлардан килде. Анда урындагы халык балачактан ук суны җылы килеш эчәргә күнегә. Җылы яки кайнар (пешерми торган) суның сәламәтлек өчен файдасы бар", — дип хәбәр итә табиб-эндокринолог Диләрә Лебедева үзенең Телеграм каналында.

Табиб билгеләп үткәнчә, җылы су эчү ябыгуга да ярдәм итә. Табиб артык гәүдә авырлыгыннан котылу өчен ашар алдыннан ярты сәгать кала бер стакан су эчәргә киңәш итә — мондый гадәт азрак ашарга ярдәм итә.

"Без еш кына ачыгуны сусау белән бутыйбыз, һәм сез күптән түгел генә ашаган булсагыз да, тәмле нәрсә эзлисез икән, җылы су эчәргә тырышыгыз — бу сезнең чыннан да ашарга теләмәвегезне аңларга ярдәм итәчәк”, – дип киңәш бирә табиб.

Җылы су эчүнең башка уңай якларының берсе – кан куермауга ярдәм итүе. Бу йөрәкнең эш йөкләмәсен киметә һәм эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. Моннан тыш, үт куыгы эшчәнлеген стимуллаштыра, нәтиҗәдә ашказаны эшкәртү системасы нәтиҗәлерәк эшли, шулай ук организмнан токсиннарны чыгару системасы активлаша.

 

Фото Джорджио Тровато на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ