Логотип Магариф уку
Цитата:

ТӘҺСИ яңа сүзлекләр тәкъдим итә

Быел үзенең 85 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘҺСИ) оешкан көненнән башлап сүзлекләр төзүне, сүзлекчелек эшен һәрдаим игътибар үзәгендә тота.

Институт галимнәре тарафыннан төрле елларда төзелгән сүзлекләр бүген дә мөһим лексикографик чыганаклар булып кала. Яңадан-яңа сүзлекләр дөнья күрә тора. Әйтик, соңгы ун елда гына 25 исемдә 38 том сүзлек нәшер ителгән. Алар арасында алты томнан торган фундаменталь “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” – татар лексикографиясе өлкәсендәге иң зур казанышларыбызның берсе. Аннан башка да әлеге институт галимнәре тарафыннан шактый мөһим сүзлекләр иҗат ителде. 

Менә аларның берничәсе генә:

1. Сабитова И., Саберова Г. Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге. Әлеге сүзлектә татар теленең 1900 дән артык үсемлек исеме, аларның анатомиясе һәм физиологиясе, бергәлек атамалары кертелгән.
2. Сабитова И., Сафина Э., Галимова О., Таһирова Ф. Русча-татарча геодезия терминнары сүзлеге. Сүзлек якынча 15 мең сүзне үз эченә алган һәм ул геодезия, картография, топография, геодезик астрономия терминнарын колачлый.
3. Галимова О., Сабитова И., Сафина Э., Таһирова Ф., Сәфәров Р. Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме? Орфографик сүзлек. Сүзлек хәзерге орфографиянең катлаулы проблемаларының берсе – сүз башында баш хәреф һәм юл хәрефе кулланылышына багышланган.
4. Хәкимҗанов Ф. Татар теленең фразеологизмнар сүзлеге: тотрыклы сүзтезмәләр һәм тәгъбирләр. Әлеге сүзлектә 10500 дән артык тотрыклы сүзтезмә кертелгән.
5. Таһирова Ф., Сафина Э., Сабитова И., Галимова О. Русча-татарча аңлатмалы этнонимнар сүзлеге. Бу сүзлектә төрле милләтләрне, этник төркемнәрне белдергән 2800 гә якын атама тупланган.

Барлык әлеге сүзлекләр, басма версия белән беррәттән, “Сүзлекләрнең электрон фонды”на урнаштырылган.

Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ