Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тартария» төбәкара форумында Россиядән 150 укучы катнаша

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елдан башлап РФ субъектларыннан һәм районнарыннан татар балалары өчен профильле тел сменалары үткәрә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.Тел сменал...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елдан башлап РФ субъектларыннан һәм районнарыннан татар балалары өчен профильле тел сменалары үткәрә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Тел сменаларында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада, татар теле буенча халыкара олимпиадада, фәнни-гамәли конференцияләрдә, Бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашучылар арасыннан 12–17 яшьлек укучылар катнаша.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: катнашучыларның географиясе шактый киңәйде. Соңгы өч елда Россиянең 30 субъектыннан, шулай ук Казахстаннан 5 меңнән артык укучы ял итте. «Тартария» төбәкара балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗаты форумында Татарстаннан һәм Россия субъектларыннан 150 кеше катнаша (Ульяновск, Түбән Новгород, Төмән, Томск, Оренбург, Самара өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Чувашия һәм Башкортстан Республикасы).
“Тартария” форумында катнашучылар өчен республиканың югары уку йортлары галимнәре, язучылары, талантлы яшьләре белән очрашулар, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр, татар телендә спектакльләр карау планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ