Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына 115 мең сум түләнәчәк

Татарстанда укучыларын татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләгән укытучыларга 115 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Акчалата бүләкнең түләнү тәртибен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслады.

Түләү туган (татар) тел һәм әдәбияттан республика олимпиадаларында, шулай ук татар теленнән Халыкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерларны әзерләгән дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары укытучыларына биреләчәк. Ел саен 13 педагогка түләү каралган .

 Укытучыларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрәчәк конкурс нәтиҗәләре буенча сайлаячаклар. Иң элек педагогларның соңгы өч елда укучылары күрсәткән нәтиҗәләре каралачак.

115 мең сумлык түләү Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана һәм бер тапкыр бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ