Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татаркино» дусларын җыя

Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан кинематографының 100 еллык юбилее уңаеннан «Копродукция киноиндустрия үсешенең драйверы” дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә БДБ  илләре киностудияләренең җитәкчеләре, республиканың кино тармагы ветераннары, режиссерлар, продюсерлар, Татарстанның кино учреждениеләре хезмәткәрләре һәм "Татаркино"ның Мәскәүдәге һәм Россиянең башка төбәкләрендәге дуслары катнаша. Түгәрәк өстәлне кино режиссурасы һәм телевидение кафедрасы профессоры, тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова алып барды.

– Казан мәдәният институтында белгечләр әзерләү юнәлешендә бик зур тәҗрибә тупланганган. Аны тәмамлаган йөзләгән студент бүгенге көндә    дәүләт телекомпаняләрендә, хосусый киностудияләрдә, шактые Мәскәү, Санкт-Петербургта, хәтта чит илләрдә эшлиләр. Кино,  киноиндустрия, телевидение өчен кадрлар әзерләү бүгенге көндә институтның өстенлекле юнәлеше булып тора,– дип, модератор беренче чиратта Казан дәүләт мәдәният институтының ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Роза Шәйхәйдаровна Әхмәдиевага сүз бирде.
Ректор үз чиратында Татарстан Республикасын үз итеп килгән һәм  “Татаркино” белән хезмәттәшлек иткән өчен кунакларга рәхмәтен җиткерде. –Россия Федерациясендә һәм бигрәк тә төбәкләрдәге кинематография үсешенә зур акцент ясалуы, бу юнәлештә күп кенә  норматив  документлар эшләнүен әйтеп узды.  
–Форсаттан файдаланып, мин “Татаркино”ны һәм аның директоры Миләүшә Лябиб кызына рәхмәтемне җиткерәм, чөнки бөтен директор да социология фәннәре кандидаты түгел. Директор үзе укыта, үзе үк кадрлар да әзерли икән, без инде нәтиҗәсен дә күрәбез,– дип белдерде ул. 
Роза Шәйхәйдаровна халыкара хезмәттәшлекнең, үзара тәҗрибә уртаклашуның аеруча мөһимлеген ассызыклады һәм шундый синтез нәтиҗәсендә институтта укучы студентларның нәкъ менә кино үсеше өчен 42 сратегик инициатива программа кысаларында стартаплар отуына да тукталды. 
–Россиядә шулай ук әлеге программа кысаларында прототиплаштыру үзәге уйлап табылды. Биредә балалар үзләренең кыска метражлы, документаль фильмнарын эшлиләр. Бу – Россия Федерациясе гранты хисабына эшләүче мәйдан. Сез кинофестивальләргә килгәндә, без студентлар белән сезнең фильмнарны карарга йөрибез, – дип, янә кунакларга рәхмәтен җиткерде  Роза Әхмәдиева.

Расиха ФАИЗОВА

Фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ