Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды.

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Бу хакта "Татар-информ" ТР Рәисе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә .

«Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганыч, бинаның җимерелүе аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә», – диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә.

«Хәзер тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә булдырырга тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ