Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Рәисе Җирле үзидарә көне белән котлады

21 апрель, Жирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә, шул уңайдан оештырылган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә эшләүчеләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итте

Шул ук вакытта Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өстенлекле бурычларның берсе икәнен дә ассызыклап үтте. Моның өчен республикада «Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе катнашында сайлап куелган вазыйфаи затларның һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, һөнәри күнекмәләрен камилләштерү, алдынгы тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы муниципаль берәмлекләрне, җитәкчеләрне, хезмәткәрләрне билгеләп үтү мөһим. 
«Закон белән билгеләнгән вәкаләтләр нигезендә Җирле үзидарә органнары, яшьләрне укыту һәм тәрбияләү, милләтара һәм конфессияара тынычлык, татулык, транспорт белән тәэмин итү, юллар салу, икътисадны, кече һәм урта бизнесны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, җирле тормыш эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы»,  –  диде республика Рәисе.
Бу тармакта эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганнан соң, республика җитәкчесе бер төркем хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды,дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ