Татарстанда берьюлы 7 бассейн ачылды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш шәһәрендә бассейн ачылышында катнашты. «Бүген Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. 224 бассейнның 10сы ачык, калганнар...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш шәһәрендә бассейн ачылышында катнашты. «Бүген Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. 224 бассейнның 10сы ачык, калганнары ябык», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Нәкъ шундый типтагы бассейннар республиканың 6 районында: Тукай, Югары Ослан, Теләче, Түбән Кама районы, Кама Аланы бистәсе, Питрәч, Апас районнарында ачылды.
Барлык бассейннар тәүлегенә 396 кеше кабул итә алачак, олылар һәм балалар өчен аерым йөзү урыннары каралган.
Теләче районында узган тантаналы ачылышта Спорт резервы әзерләүче федераль үзәк бүлеге җитәкчесе Елена Сандакова, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. «Бер ел эчендә Теләче районында ике спорт объекты ачылуы сөенечле вакыйга. Бездә күптән түгел Боз сарае эшләп китте, бүген йөзү бассейны кулланышка тапшырылды. Хәзер Теләчедә көрәшчеләр һәм хоккейчылар гына түгел, йөзү буенча да спорт осталары үсеп җитәр дип ышанасы килә»,- диде Теләче районы башлыгы Илдус Фатыйхов.
Комментарийлар