Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда газ-мотор ягулыгы базары киңәя

Татарстанда газ-мотор ягулыгы популярлаша бара. Агымдагы елның беренче биш аенда Татарстанда газ-мотор ягулыгына 255 берәмлек техника үзгәртеп корылган. Әлеге сан узган елның шул ук чорына караганда дүрттән бер өлешкә күбрәк, дигән сүз.

Экологик һәм экономия ягыннан да газ-мотор  ягулыгы җитештерүчеләр өчен зур үсеш чыганагы булып санала. Табигый газ икътисади яктан файдалы, экологик яктан куркынычсыз ягулык икәнен дә искәртә белгечләр. 

Бүген Татмедиада булып узган брифинг вакытында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев белдергәнчә, Татарстанда автомобильне бензиннан метанга үзгәртеп коруга субсидияләр каралган: җиңел автомобильләр өчен 24 мең сумнан алып магистраль тартма машиналары өчен 132 мең сумга кадәр. Шулай итеп, үзгәртеп коруның тулы бәясеннән 25 процентка кадәр экономияләргә мөмкин, ул җиңел автомобильләр өчен 120 мең сум тирәсе тәшкил итә.

–    Табигый газ традиционына  караганда ике тапкыр диярлек экономиялерәк автомобиль ягулыгы. Уртача тугыз ай эчендә машина хуҗасы үзгәртеп коруны тулысынча каплый алачак, – диде министр урынбасары.

Россия һәм Татарстан хакимиятләре газ-мотор ягулыгын иң экологик һәм нәтиҗәле ягулыкларның берсе буларак куллануны арттыруга зур игътибар бирә.
 Шунысын да искәртергә кирәк:  Татарстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча Россиядә иң яхшы төбәк  һәм республика бу юнәлеш буенча лидерлыкны саклап кала килә. 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ