Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда – икенче мәдәни сезон

Татар гомер-гомергә борчу-мәшәкать килгәндә күңелен моңланып юаткан, шатлык-куанычын җыр-бию аша җиткергән.

Чыннан да, халкымда илһам чишмәсе һич кенә дә саекмас. Моның шулай икәнлеген узган ел республикабызда тәүге тапкыр районнар арасында уздырылган “Татарстанның мәдәни башкаласы” дип аталган иҗади бәйге дә ачык раслады шул. Берничә ай дәвамында төрле районнарның иҗади коллективлары, Казанга килеп, үзләренең мәдәни программасын күрсәтте, һөнәрчелеге, милли аш-суларының үзенчәлеге, туристик маршрутлары белән таныштырган иделәр. Ә Гран-прига Арча районы лаек булганын хәтерлисездер әле.

Быел да республикабыз районнарыарасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” дигән конкурс уздырылачак. Быелгы бәйгенең приз фонды 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта  чыгышлар графигы төзелә, бүләкләр хәстәрләнә.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ