Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Мәгариф» милли проекты гамәлдә

Республикабызда «Мәгариф» милли проекты уңышлы тормышка ашырыла. Заманча мәктәпләр төзү, һәр баланың уңышлы укуына ирешү, цифрлы белем бирү мохите булдыру һәм балаларны патриотик тәрбияләү юнәлешендә максатчан эш алып барыла.

«Бу максатларда  2019 – 2024 елларда Татарстанда 28,5 млрд сум акча тотылган, шуның 20 млрд сумы  РФ бюджетыннан алынган. Бу үз чиратында республикабызда шушы чор эчендә  38 818 укучыга исәпләнгән 46 яңа мәктәп, 16 450 нарасый кабул итәрлек 82 балалар бакчасы төзергә һәм  белем бирүне ике сменада алып барган мәктәпләргә уку режимын үзгәртергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында.
2024 елда да мәктәпләр төзү, ремонтлау һәм җиһазландыру эшләре дәвам итәчәк. Әлеге программа кысаларында 9558 укучыга исәпләнгән 11 мәктәп төзү күздә тотыла. Шул ук вакытта республикабызда «Демография» милли проекты да уңышлы тормышка ашырыла. 2019 елдан бирле 16 450 нарасыйга исәпләнгән 82 балалар бакчасы куллануга тапшырылган, шуның 42 се РФ бюджетыннан алынган акчага төзелгән. Быел мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен тагын 10 бакча бинасы тергезү планлаштырылган.
Яңа белем бирү үзәкләре ачу белән беррәттән элек төзелгәннәрен яңарту, җиһазлау юнәлешендә дә актив эш алып барыла. Аерым алганда, спорт залларын, үсеш нокталарын, физика, химия, биология кабинетларын җиһазлау  һәм коррекцион мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту буенча да эшләр алып барыла, дип билгеләп узды спикер.

Альберт САБИР 

Фото: Татарстан Республикасы хөкүмәте сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ