Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Социаль фонд бүлеге 2024 елда арткан түләүләрне алучылар турында сөйләде

Пособие күләме һәр төбәктә балага яки эшкә сәләтле өлкәннәргә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә.

Россия Социаль фонды Татарстанда яшәүчеләргә бирелә торган түләүләрнең күпчелеген 2024 елның гыйнварында индексацияләгән. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре, шулай ук бердәм пособие, балаларга түләүләр һәм ана капиталы күләме артты. Бу төбәктә яшәүче миллионлаган кешегә кагыла», – дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре элек планлаштырылган 4,6 процент урынына 7,5 процентка артты. Индексация картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Моннан тыш, гыйнварда күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы күләме артты. Шулай итеп, 200 меңнән артык бала, шулай ук 2 меңнән артык көмәнле хатын-кыз ала торган бердәм пособие күләме арттырылды.

Пособие күләме һәр төбәктә балага яки эшкә сәләтле өлкәннәргә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы 12,7 мең сум тәшкил итә, ә эшкә сәләтле өлкәннәргә – 14,3 мең сум.

Яңа елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр тәшкил итә һәм балага яшәү минимумының 50, 75, 100 проценты түләнә.

Балаларга башка түләүләрнең күләме дә арткан. Мисал өчен, өч яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү. Бүгенге көндә төбәктән 20 мең бала шундый дәүләт ярдәмен ала.

«Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел пенсионерлар өчен җирләү пособиеләре артачак. «Пенсионерлар өчен җирләү пособиеләре февральдән артачак һәм 8,3 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», – дип билгеләп үттеләр фондта.

Моннан тыш, 1 февральдән ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнә. Әгәр дә гаиләләр аны элегрәк кулланмаган яки өлешчә тотмаган булса, сертификат суммасы билгеләнгән процентка күбрәк булачак. Беренче балага дәүләт ярдәме күләме 630,4 мең сум тәшкил итәчәк, ә икенчесенә – 833 мең.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ