Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда уңайлы шәһәр мохите булдыру проекты дәвам итәчәк

Республикабызда җәмәгать урыннарын төзекләндерү эше 2015 елдан башланган иде, ә 2017 елдан исә федераль проект кысаларында парклар һәм скверларны төзекләндерүгә керештек.

Шул чор эчендә 398 җәмәгать урыны бөтенләй танымаслык булып үзгәрде, әлеге яңартылган парк, сквер, бульвар, ишегаллары тиз арада шәһәр халкының, бала-чаганың рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу урыннарына әйләнеп өлгерде. Аларны төзекләндерү өчен 24 миллиард сум акча гына тотылган. Бу сумманың күп өлеше Татарстан бюджеты өлешенә туры килә. Әйтик, җәмәгать урыннарын төзекләндерү максатына гына да республика 13,7 миллиард сум акча тоткан.

2018 елдан гамәлгә кертелгән кече шәһәрләрне һәм тарихи урыннарны төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында да республикабыз муниципалитетлары актив катнаша. Әлеге конкурста республикабыздан 42 проект җиңүче дип танылырга өлгерде инде. Болар өчен федераль бюджеттан барысы 2,9 миллард сум күләмендәге грантка ия булдык.

Узган елда да җәмәгать урыннарын төзекләндерү юнәлешендә республикабызда шактый нәтиҗәле чаралар күрелде. Барысы 68 җәмәгать урынына яңа сулыш өрелде. Аларны төзекләндерү 2,35 миллиард сумга төште. Шулар хисабына Арчадагы тимер юл вокзалы алдындагы мәйдан, Казандагы Балыкчы бакчасы, Серго урамындагы бульвар, Нурлаттагы Кондырча паркы, Әлмәттәге мәгариф бульвары, Комсомол паркы, Түбән Камадагы Бакый Урманче бульвары әнә ничек үзгәрде, матурланды элеккеләрен хәзергесе белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы. 

Татарстанда урамнарны, елга яры буйларын, сквер-бакчаларны төзекләндерү дәвам итәчәк. 

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов әнә шулай дип белдерде. Анда шулай ук Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина, әлеге институтның шәһәр мохите үсеше программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова җәмәгать урыннарын һәм ишегалларын төзекләндерү юнәлешендә узган елда башкарылган эшләр һәм агымдагы ел планнары белән таныштырдылар. Матбугат конференциясендә шулай ук  Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре һәм районнары башлыклары Тимур Нагуманов белән Рамил Муллиннар да үз төбәкләрендә парк, ял зоналарын, ишегалларын төзекләндерү юнәлешендә башкарылган эшләр, быелга күздә тотылган чаралар  хакында сөйләделәр.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ