Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның беренче Президенты туган көнен билгеләп үтә

Аңа 87 яшь тула.

Бүген Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе, татар халкының әйдәманы, милләтләр, халкыбызның  телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, үткән тарихын саклауга зур өлеш керткән олпат шәхесебез Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аңа 87 яшь тула.


«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе Минтимер Шәймиев адресына юлланган күпсанлы котлауларга кушыла һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер тели.
Минтимер Шәймиевның Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында ясаган чыгышыннан бер өзек китерәсебез килә:
«Мәктәп һәрвакыт милләтнең төп нигезе булып тора. Кеше мәктәптә тәрбияләнә, аның аңына белем, әхлак һәм шәхес нәкъ менә шунда салына. Заман таләпләренә җавап бирерлек мәгариф системасы төземәгән милләт азат була алмый. Кешенең хөрлеге аның аң-белеменнән башлана. Нинди генә кысуларга да карамастан, татар мәктәпләре Россиянең күп кенә төбәкләрендә сакланып калдылар. Милләтләрнең кушылуы турында теорияләр чыккан һәм милли мәктәпләр ябылган заманнарда безнең укытучыларыбыз искиткеч ныклык һәм фидакярлек күрсәттеләр. Татар мәктәбен нәкъ менә алар алып калды. Аларга нинди генә рәхмәт әйтсәң дә аз булыр кебек».


1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел), авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1969–1983 елларда –ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. 1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары. 1983–1985 елларда – КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1985–1989 елларда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе. 1989–1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
1990 елда ТАССР Югары Советы Рәисе итеп сайлана.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана.


1994–2001 елларда – Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзасы.


Хәзерге вакытта Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе вазифасын башкара. Моннан тыш, беренче ТР Президенты Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондын оештыру инициаторы һәм җитәкчесе булып тора. М.Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» фонды Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәрен торгызу белән шөгыльләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ