Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында Татарстанның иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр

Җиңүчеләрне театр шефлыкка алачак.

8 ноябрь 13.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән әлеге фестиваль Татарстанда икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 70 гариза килде. Алар арасында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары бар иде.

Сайлап алу турлары октябрь ахыры – ноябрь башында узды. Анда мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны К.Тинчурин исемендәге театрның әйдәп баручы артистлары бәяләде.

8 ноябрьдә узачак гала-концертта фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Аларны Тинчурин театры шефлыкка алачак. Шулай ук фестиваль кысаларында катнашучылар һәм җанатарлар арасында смарт-сәгать, портатив колонка, чыбыксыз, зур колакчыннар, портатив аккумулятор (power bank) уйнатылачак.

Фото: театр матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ