Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукай укулары–2024»

15–16 апрельдә Г.Тукай әдәби музеенда «Әдәби музейлар тарих һәм мәдәният яссылыгында» дигән темага Бөтенроссия фәнни конференция узачак.

Анда сүз Россия һәм төбәк әдәбияты, тарихының актуаль проблемалары, әдәби музейларның үсеш аспектларын өйрәнү, мәдәни мирасны саклау турында  барачак.

–Фикер алышуларга  “Габдулла Тукай һәм аның замандашлары мирасы: ачышлар, тикшеренүләр, музеефикация”, “Габдулла Тукай шигърияте төрки дөнья әдәбияты яссылыгында”, “Музей экспозициясе чаралары белән әдәби әсәрне визуальләштерү”, “Музей һәм гаилә: үзара эш итү модельләре” дигән темалар тәкъдим ителәчәк. Конференциядә музейларда, архивларда, тарих һәм әдәбият өлкәсендә эшләүче белгечләр, культурологлар, филологлар, тарихчылар, фәнни китапханә хезмәткәрләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, аспирантлары чакырыла. Конференция нәтиҗәсе буларак җыентык чыгаруны планлаштырабыз,– ди Тукай әдәби музее җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты  Гүзәл Төхвәтова. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ