Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайны тәрҗемә итәләр

Белүебезчә, Габдулла Тукай шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәләр елдан-ел арта бара.

Г.Тукайның әсәрләрен ныклап тәрҗемә итә башлау эше шагыйрьнең вафатыннан соң ук башланган. Мәсәлән, Лондонда чыга торган “Russian Review” журналының 1913 елгы 3 нче томының 1 нче санында шагыйрьнең “Пар ат” шигыре В.Вильямсон тәрҗемәсендә инглизчә дөнья күрә. Шул ук елны Истанбулда нәшер ителә торган "Төрек йорды" журналының 16 нчы санында әдипнең берничә шигыре төрек телендә басылган.

Г.Тукай – төрки халыклар арасында үзенең шигъри мәктәбен булдырган шагыйрь. Гәрчә 1917 елга кадәр аның әсәрләре оригиналда укылса да, соңыннан алар бу иҗатны үз телләрендә үзләштерә башлаган.

Әдип шигырьләренең төрки халыклар арасында иң күп сандагы тәрҗемәләре башкорт телендә булса кирәк. Алар даими рәвештә газета-журнал битләрендә урын ала килгән, 1936 елдан башлап, аерым китап булып, 9 тапкыр басылып чыккан.

Казах теленә тәрҗемәләр исә аерым китап булып 7 мәртәбә нәшер ителгән.  

Кыскасы, шагыйрь иҗатын өйрәнүче әдәбият галимнәре әйтүенчә, Тукаебыз иҗаты дөньяның 35 теленә тәрҗемә ителгән. Алар арасында төрле телләр бар: француз, немец, рус, башкорт һәм башка бик күп телләр. Аның әсәрләре иң күбе рус теленә тәрҗемә ителгән. Ә аның “Шүрәле”се иң күп телгә тәрҗемә ителгән дип санала. Аның бу шигыре Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 15 телдә аерым китап итеп нәшер ителде. 

«Шүрәле»нең берничә тәрҗемәчесе бар. Аны Липкин да тәрҗемә иткән, Равил Бохараев та. Тик әле Тукай әсәрләренең барысы да рус теленә тәрҗемә ителгән дип әйтеп булмый. Шунлыктан, шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга әзерлек уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге һәм “Казанский альманах” журналы Тукайның бүгенге көнгә кадәр рус укучысына барып ирешмәгән әсәрләрен тәрҗемә итү буенча конкурс игълан итте. Ул ике номинациядә: шигырь тәрҗемәсе һәм публицистик тәрҗемә буенча үткәрелә.

Тагын шунысын да әйтү кирәк: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендә күп томлыгын әзерләү эшенә керешкән.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ