Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар волейбол уйный

Питрәчнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә хатын-кызлар арасында узган волейбол ярышларында районның җиде командасы катнашты.

Көн дәвамында барган киеренке бәйгедә Питрәч җыелма командасы җиңүче дип табылды. II-III урыннарны Иске Шигали авылы студентларының Star һәм Питрәчнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе әниләре командасы бүлештеләр. Җиңүчеләр дипломнарга ия булды. Муниципаль район башлыгы Илһам Миңнехан улы Кашапов бәйгедә катнашкан һәр  уенчыны яз бәйрәме белән котлап чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Расиха ФАИЗОВА 

Фото Питрәчнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе архивыннан
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ