Логотип Магариф уку
Цитата:

Васил Шәйхразиев: «Хисап тоту белән мавыкмаячакбыз»

30-31 июль, 1-2 август көннәрендә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессының  (БТК) VIII корылтае уздырылачак. Делегатлар һәм шәрәфле кунаклар беренче көнне башкалабызда, Кабан күле буенда «Печән...

30-31 июль, 1-2 август көннәрендә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессының  (БТК) VIII корылтае уздырылачак. Делегатлар һәм шәрәфле кунаклар беренче көнне башкалабызда, Кабан күле буенда «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияте фестивален тамаша кылачак, икенче көнне изге Болгар җирендә сәҗдә кылып, болгар бабаларыбыз рухына дога кылып кайтачак. 1 август көнне башкалабыз янындагы «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә корылтай эшчәнлеген башлый. Делегатлар һәм кунаклар, БТК эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышкач,  алты секциягә бүленеп, корылтай эшен башлап җибәрәчәк.  2 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында корылтайның пленар утырышы уздырылачак.
«Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат җыелышында бу хакта журналистларга Татарстан хөкүмәте вице-премьеры, БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте. «Сер түгел, бик күпләрнең корылтай эшендә катнашасы килә. Тик квоталар чикләнгән. Гадәттә без корылтаебызны мең кеше сыйдырырлык Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында үткәрә идек. Бу юлы аксакалларның, элек эшләгән җитәкчеләрнең, яшьләрнең теләген исәпкә алып, 1500 кеше чакырырга булдык. Шулай итеп, быел делегатлар янәшәсендә 500 шәрәфле кунак булачак. Шул сәбәпле быел корылтай “Кazan Expo” үзәгендә, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында уздырылачак. Корылтай барышында башка делегатларның вакытын алмас һәм нотыкларны кыскарак тоту өчен, хисап бирү белән мавыкмыйча, борчыган мәсьәләләрне, теләк-тәкъдимнәрне җиткерик, бурыч-максатларны билгелик, дип килештек. Алдынгы тәҗрибә, яңа эш алымнары белән уртаклашырга теләгәннәр дә сүзен тизрәк түгәрәкли ала. Хәер,  уртаклашырга теләгән  барча уй-фикерләрне секция утырышларында әйтергә мөмкин», – дип сөйләде анда Милли Шура рәисе.
Корылтайга Россия республика-өлкәләреннән тыш, 35 чит илдән делегатлар киләчәк. Гадәттәгечә иң күп делегатлар Татарстаннан һәм Башкортстаннан сайланган. Килә алмаган делегатлар, кызыксынучылар корылтай барышын онлайн режимда һәм «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы аша күзәтеп бара алачак.
В. Шәйхразиев журналистларның шактый соравына җавап бирде. Без, аерым алганда, башка корылтайлар вакытында мөстәкыйль яшьләр секциясе оештырыла иде, быел нишләп юк, дип кызыксындык. Васил әфәнде бу уңайдан: «Яшьләрне кызыксындырган, борчыган мәсьәләләр бик күп. Без аларны көз көне җыелачак Бөтендөнья татар яшьләре җыенында уртага салып тикшерәчәкбез», – дип җаваплады. Корылтай барышында, матбугат вәкилләрен аерым җыеп, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәген дә белдерде ул.

Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ