Логотип Магариф уку
Цитата:

Вознесение тракты юлы түләүле булачак

«Куркыныч һәм сыйфатлы юллар» милли проекты нигезендә республикабызда юллар салу, булганнарын үзгәртү – ремонтлау эшләре узган ел аеруча актив алып барылган.

Бу тармакта эшләнгән  һәм агымдагы елда ниләр планлаштырылганы  хакында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде. Юлда йөрүчеләр өчен кайсына аяк бассаң  – шунысы мөһим, беркемнең дә  начар, таушалган асфальт юлдан йөрисе килми. Моны юл салучылар һәм ремонтлап, карап тотучы оешмалар да  яхшы аңлый, алар норматив таләпләр буенча эш итә. Узган ел республика дәрәҗәсендә исәпләнгән 1,3 мең километр юллар тиешле таләпләргә җавап бирерлек халәткә китерелгән, бу  – 46 процент чамасы дигән сүз. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 52 процентка җиткерү күздә тотыла. Шәһәр агломерациясенә кергән юлларда моны 80,4 тән 84 процентка кадәр җиткерү каралган. Казан агломерациясенә кергән Казан – Шәмәрдән юлын, башкалабыздагы Вознесение трактында һәм Горький шоссесында юл салу, үзгәртеп кору эшләре алып барыла. Боларда иң катлаулы, зур көч һәм матди чыгым сорый торган инженерлык челтәрләре, җәяүлеләр кичү урыннары белән бәйле эшләр, нигездә, тәмамланган, дип билгеләп үтте спикер. Әйтик, юлчылар күптән көткән Воснесение трактыннан туры  М-7 гә чыгу юлы быел ук куллануга тапшырылырга мөмкин. Бу мөһим объектны төзүгә тотылган чыгымнарның яртысы Россия, калган өлеше тигез күләмдә Татарстан бюджеты һәм инвесторлар исәбенә  туры килә. Шуңа да бу юлдан йөрү транспорт хуҗалары өчен түләүле булачак, бәясе әлегә билгеле түгел.  
Узган ел бу тармакта зур эшләр башкарылганын күрәбез. Моңа Россия күләмендә иң мөһим саналган «Мәскәү – Екатеринбург» юлының Татарстанга караган өлешен куллануга тапшыру, республикабыздагы 72 күперне төзекләндерүне  дә кертергә кирәк. Узган ел республикабызда, аннан алдагы чор белән чагыштырганда, юллар ремонтлау ике тапкырдан артып киткән, бу максатларда 248,7 млрд сум акча тотылган. Шунысын да әйтик: «Куркыныч һәм сыйфатлы юллар» милли проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлаган иде.  

Материал, фото: Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ