Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хәбәр» конкурсы игълан ителде

Татарстаннан читтәге журналистлар өчен II Бөтенроссия «Хәбәр» конкурсы игълан ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газеталар, теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында II Бөтенроссия «Хәбәр» конкурсы уздыра. Бу хакта "Татар-информ" конгресс матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Конкурс 2024 елның 1 апреленнән 2024 елның 1 октябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2023 елның 1 октябреннән алып 2024 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Үрнәк гаилә» (әлеге номинациягә Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан төбәкләрдәге үрнәк татар гаиләләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Шәхес» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тарафыннан игълан ителгән «Шәхесләр елы» уңаеннан төбәкләрдәге танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5–11 нче  сыйныфларда укучы балаларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ