Логотип Магариф уку
Цитата:

Халык сынамышлары буенча, иртәгә — гади көн түгел...

29 февральдән шомланасызмы?

Борынгылар дүрт елга бер килә торган 29 февральдә сәбәпсез өйдән чыкмаска тырышканнар. Бу көнне җир өстендә кешеләрне интектерергә яратучы “кара көч” йөри дип санаганнар. Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Бу көнне артык эшләмәскә дә киңәш ителә. Мөмкинлек булса, 29 февральдә төшкә кадәр йокларга кирәк икән.

29 ферваль  кара көн саналган. Бу көнне күрәзәлек итү тыелган.
Нәкъ бу көнне кешеләр иске, кирәкмәгән әйберләрдән арынганнар, шулай тормыштан начарлык китәчәгенә ышанганнар.

Иртәгә ниндидер әйбер сатып алудан бөтенләй тыелып торыгыз. 29 февральдә торак сатып алган кешегә бәла-каза килергә мөмкин, имеш.

Иртәгә таныш булмаган, чит кешеләрне дә өйгә кертмәү хәерле. Авырулар урап узар.

Сынамышлар буенча, 29 февральдә мөһим мәсьәләләр хәл итү белән шөгыльләнмәскә кирәк.

29 февральдә баер өчен чара күрергә була икән! 29 тимер акча алып, аларны яшел янчыкка салырга һәм 29 көн тимәскә кирәк икән. Аннан соң бу акчага бөтен гаилә әгъзалары өчен икмәк сатып алырга кирәк.

29 февральдә туган кешеләргә уй-планнары белән бүлешергә киңәш ителми. Бу көнне дөньяга килгәннәрнең язмышы җиңел булмый, дип санаганнар. Бәла-казалардан сакланыр өчен аларга зөбәрҗәт, рубин ташлары йөртергә киңәш иткәннәр.

Әлбәттә, заман кешеләре мондый сынамышларга скептик карашта. Без дә елмаеп кына куйыйк!

Фото Айнарса Цекулса на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ