Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара туган тел көнендә татар сүзлекләре хакында сөйләштеләр

Моңарчы без 1977 – 1981 елларда дөнья күргән өч китаптан торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» белән эш итеп килдек.

Узган кырык елдан артык вакыт аралыгында тел даирәбез дә шактый үзгәреш кичерде, сөйләмебезгә яңа сүзләр керде. Шуңа да бүгенге көн шартларына туры килерлек, яңа аңлатмалар биргән академик сүзлек бик тә кирәк иде. Нәтиҗәдә, 2015 – 2021 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бер төркем телче галимнәренең фидакяр тырышлыгы белән алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дөнья күрде.

Галимнәребезнең бу титаник хезмәте вакытында – озакка сузмыйча тиешле бәясен дә алды. Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н булдыруга аеруча өлеш керткән бер төркем авторлар Татарстанның 2023 ел өчен фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек булды. 

Бүген исә – Халыкара туган тел көнендә – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы  Айнур Тимерханов, әлеге институтның фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Ринат Сәфәров, Фәридә Таһирова, Ольга Галимовалар үз чыгышларында алты томлы әлеге фундаменталь сүзлекнең татар лексикологиясе өлкәсендә зур казаныш булуын билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, бүгенге көндә бу сүзлек бөтен төр сүзлекләрнең дә иң тулысы икән. Ул – милли тел лексик-фразеологик байлыгыбызның төп фонды, фәнни тасвирланган чыганак. Анда 70 мең сүз һәм 10 мең фразеологизм теркәлгән. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең актуаль лексикасын һәм фразеологиясен, татар теленең үз чаралары белән ясалган неологизмнарны, кабат активлашкан сүзләрне, телебезне баетырдай диалектизмнарны, алынмаларны үз эченә алган.

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” 2015 елдан башлап ел саен берәр томлап басылып килде. Чикләнгән тиражны арттыру максаты белән 2020 елдан Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аның икенче тулыландырылган һәм төзәтелгән басмасы нәшер ителә башлады. Шушы көннәрдә аның алтынчы томы да кабаттан басылып чыгачак.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ