Яллардан соң «Татарча диктант» нәтиҗәләре билгеле булачак
25 ноябрьдә язылган "Татарча диктант"ның нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак һәм акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.Татарча диктант Россиянең 2...
25 ноябрьдә язылган "Татарча диктант"ның нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак һәм акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Татарча диктант Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә язылды. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде. Диктантны КФУ галимнәре тикшерде. Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.
Комментарийлар