Журналыбызга — 106 ел
Бүген, 6 мартта, укытучылар белән бергә атлаучы «Мәгариф» журналына 106 ел булды! Без һәрвакыт тәрбиячеләр, мөгәллимнәр янәшәсендә. Әлеге басманың чишмә башы «Мәктәп» журналына барып тоташа. «Мәктәп...
Бүген, 6 мартта, укытучылар белән бергә атлаучы «Мәгариф» журналына 106 ел булды!
Без һәрвакыт тәрбиячеләр, мөгәллимнәр янәшәсендә. Әлеге басманың чишмә башы «Мәктәп» журналына барып тоташа. «Мәктәп» журналының беренче саны иске стиль белән 1913 елда дөнья күрә. Казан губернаторы канцеляриясе «Сабах» нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында «Мәктәп» дигән педагогик журнал чыгарырга рөхсәт бирә.
Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, журнал чыгудан туктый, аның нибары 25 саны гына чыгып кала. Әмма ул үзенең шул саннары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп кору юнәлешләрен күрсәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җиткерергә өлгерә.
1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәктәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф»не оештыручы, аның беренче мөхәррире була. «Мәктәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыгару эшенә бик теләп кушылалар.
Журнал 1936 елның октябреннән — «Башлангыч мәктәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр — «Совет мәктәбе», 1990 елдан бүгенге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә.

Комментарийлар