Логотип Магариф уку
Цитата:

Күпләр өчен үрнәк галим

Тормыш агышы шулкадәр тиз, ургылып аккан елганы хәтерләтә. Гомер-елга агышында хәтер ярларына уралып төрле шәһәр-авыл атамалары, урамнар, исемнәр кала. Көндәлек яшәешебездә бүген яшәгән шәһәр атамасын...

Тормыш агышы шулкадәр тиз, ургылып аккан елганы хәтерләтә. Гомер-елга агышында хәтер ярларына уралып төрле шәһәр-авыл атамалары, урамнар, исемнәр кала. Көндәлек яшәешебездә бүген яшәгән шәһәр атамасына әллә ни исең китми башлый – күнегелә. Ә менә туган яклардан аерылып, башка җирләрдә тормыш корсаң... Шул чагында туган төбәк атамасы, аңа бәйле хатирәләр сине туган җирең белән, кадерле кешеләрең белән бәйләп тора торган рухи күпергә әйләнә. Гомер-елга агышында һәрчак сагындырып, үзенә дәшеп торучы сихри бер утрау, гөлбакча була. Ул – янар яшьлек еллары, мәктәптән соң югары белем алу, яңа дуслар табу, тормыш үрләренә атлау белән бәйле  хатирәләр. Мәркәзебез Казанның уртасында урнашкан ап-ак колонналы  В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты – безнең шул сагынып, ашкынып яши торган гыйлем учагыбыз.
Әлеге уку йорты белән бәйле якты истәлекләр түрендә – безгә юл күрсәткән, кыйбланы югалтмаска, максатларга кыю барырга өйрәткән галимнәребез. Шулар арасында безне һәрчак барлап, еллар агышында ярдәм итеп, акыллы киңәшләрен биреп, җылы сүзен әйтеп үсендереп торучы галим, мөгаллимнәр мөгаллиме Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның үзгә урыны бар. Дистә еллар узгач та, студентларын онытмаучы, кирәк урында ярдәм итеп, төпле киңәшен бирүче, алар өчен методик әсбаплар, заманча дәреслекләр чыгаручы олы җанлы, киң күңелле шәхескә бик күпләребез рәхмәтле. Укытучыларны аның кебек олылаучы, зурлаучы, илаһи бер зат дәрәҗәсенә күтәрүче кеше бармы икән?!

Хатыйп Миңнегулов В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында дүрт дистә елга якын  студентларга белем биргән, бик күпләрне фән дөньясына алып кергән, бүген дә туган тел, әдәбият сагында тора, милләтем дип янып яши.
Без, тел һәм әдәбият укытучылары, галимнең әдәбият теориясе өлкәсендәге хезмәтләреннән дә еш файдаланабыз. Алардан шигьрият белән кызыксынучылар өчен дә бай мәгълүмат табып була. Поэзиянең чишмә башы, тарихи һәм теоретик поэтика, традиция һәм новаторлык турында укучыларыбызга Хатыйп ага хезмәтләренә нигезләнеп белем бирәбез.
Дәрвишләр бистәсе Балалар иҗаты үзәге каршында эшләүче «Хыял» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче укучыларымны иҗат, шигърият иленә алып керүдә дә Хатыйп аганың роле зур. Газәл, робагый, кысалы кыйсса, мәдхия, мәрсия, мөнәҗәт, хикәят, дастан жанрларын теоретик яктан өйрәнеп, укучылар үзләре дә каләм тибрәтәләр, төрле жанрларда иҗат итәләр. Галимнең әдәби багланышлар, шигырь төзелеше хакындагы язмалары да күп. Алар монография һәм җыентыкларда, дәреслекләрдә, энциклопедия-сүзлекләрдә басылып чыккан. Иҗат уты белән янучы, үзенең осталыгын арттырырга теләүче һәркем өчен файдалы һәм кыйммәтле акыл хәзинәсе алар.
Бу җәһәттән без  Дәрвишләр бистәсендәге 11 нче татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары аеруча бәхетле. Ул – берничә дистә еллык тарихлы элеккеге 106 нчы татар мәктәбенең (аңа 1951 елда нигез салынган була) дәвамчысы. Үзгәртеп кору дип аталган 90 нчы елларда, төгәлрәге 1991 елда, ул гимназия статусын алды. Хатыйп ага Миңнегулов безнең гимназия белән узган гасыр ахырларыннан алып  бүгенгә кадәр, фәнни консультант буларак, хезмәттәшлек итә. Аның ярдәме белән гимназиябез үз эшен тагын да югарырак баскычка күтәрде, нәтиҗәле эшчәнлеген уңышлы гына дәвам иттерә.
Галимнең ярдәме һәрдаим: балалар һәм укытучылар туплауда да, дәреслек-әсбаплар белән тәэмин ителештә дә, белем-тәрбия процессында да, мәктәптән тыш чаралар уздыруда да үзен нык сиздереп тора. Дистә еллар дәвамында Хатыйп аганың фәнни җитәкчелегендә гимназиябез коллективы тырышып, бар көчен биреп, фидакярләрчә эшләде. Гимназия күләмендә берсеннән-берсе кызыклы, мәгънәле чаралар уздырылып торды. Шәһәр, республика мәгариф хезмәткәрләренең, укучыларның конференцияләрендә, төрле семинарларда, мастер-классларда  Хатыйп ага үзе дә еш катнашты, чыгышлар ясады, хәтта күрсәтмә дәресләр дә бирде. Аның ярдәме белән халкыбызның күренекле затлары, аеруча галим-әдипләре, сәнгать әһелләре белән очрашулар бик тә эчтәлекле, файдалы уза иде.
Еллар агышы аша үткәннәргә күз салам да гаҗәпкә калам: үзенең күпкырлы фәнни, гыйльми, педагогик эшчәнлеген элек-электән җәмәгать эшләре белән үреп алып баручы Xатыйп ага, Казан шәһәре чигендә  урнашкан кечкенә генә татар гимназиясенә килеп, укучылар белән очрашуга ничекләр көч, вакыт таба икән? Алай гына да түгел, Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – күренекле галим, республикадан читтә, Россия киңлекләрендә дә танылган шәхес, шәһәр, республика дәрәҗәсендә узган төрле чараларда рәсми делегация составында төп оештыручыларның берсе. Ана телендә белем-тәрбия бирүнең милләтне саклауда һәм үстерүдәге, буыннар арасындагы рухи дәвамчанлыкны тәэмин  итүдәге зарурилыгын һәм әһәмиятен үзенең шәхси үрнәге белән исбатлады ул.
Укучыларымны татар мәдәнияте, матбугаты, әдәбияты белән таныштырырга, алар күңелендә иҗат очкыны кабызырга тырышам.  Мәктәп елларында салынган хыял-омтылышлар аларны алга таба зур эшләргә рухландырыр дип ихлас ышанам. Хатыйп аганың лекцияләрен мәктәп парталары артында утырганда ук тыңлап үскән бик күп укучыларым аның үзенә генә хас булган холык-табигатеннән, ораторлык осталыгыннан үрнәк алып, телне, әдәбиятны, тарихны бик тә яхшы белә, тоемлый торган, үз милләте белән горурланучы шәхесләр булып җитештеләр. Үзләре дә еш кына көндәлек матбугат битләрендә, электрон чараларда чыгышлар ясадылар. Безнең укучылар арасыннан шактый гына журналистлар, иҗат, сәнгать әһелләре чыгуда, Хатыйп ага, Сезнең өлешегез зур. Дәрвишләр бистәсендә генә түгел, район, шәһәр  һәм республика күләмендәге төрле мәдәни-тәрбияви, гыйльми-мәгърифәти чараларда да Сезнең үрнәктә актив катнаштык.
Һаман да укучылар белән очрашуга теләп килүче,  укытучыларны җылы сүзе белән зур эшләргә рухландыручы Хатыйп агага һәрчак яшьләр арасында булгангамы, образлы итеп, күчерелмә мәгънәдә сөйләшкәнгәме, үз яшен һич биреп булмый. Х.Миңнегуловка багышлап оештырылган «Дөньяда сүзебез бар...» дигән фәнни-гамәли конференциянең үткәрү урыны итеп безнең 11 нче татар гимназиясе очраклы гына сайланмады. Алда әйткәнемчә, гимназиябез белән Х.Й.Миңнегулов инде бик озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә дә ул – гимназиянең алыштыргысыз киңәшчесе.
Шунысы безне аеруча куандырды: конференциядә  Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләреннән дә катнашырга теләк белдерделәр.   Бу – үзе үк галим дәрәҗәсенең һәм аңа булган хөрмәтнең зур булуын күрсәтеп тора.
Хатыйп Миңнегуловның бар тормышы, иҗаты, гыйльми эшчәнлеге – бүгенге тормышыбызда хәбәр-мәгълүмат чыганагы, акыл, тәҗрибә бирү мәйданы гына булмыйча, телебезне, милләтебезне дә кайгыртучы, саклаучы, үстерүче рухи бер этәргеч көч.
Кыскасы, гомеренең чәчәк кебек яшьлек еллары да, ялкын кебек тынгысыз, кайнар, гайрәтле еллары да, аксакаллардай олпат чоры да матур булып үрелеп, бүгенгегә күчә. Чөнки аның холкында үзенә генә хас булган самимилек, эчкерсезлек, ихласлылык, без аңлап бетерә алмаган тагын бик күп матур сыйфатлар бар. Үзе бөек кеше генә башкаларны да олылый белә. Ул тирә-юньдәгеләргә, янәшәсендәгеләргә, аралашкан кешеләренә һәрвакыт ихлас, мөлаем, хөрмәтле, җылы мөнәсәбәттә була белә. Нәкъ менә шушы сыйфат аны бизи, башкалардан аерып тора.
Галимнең үз милләтенә, үз халкына  тугры хезмәт итүе, аннан көч, илһам алып яшәү үрнәге, минемчә, нәкъ менә шушы буладыр. Ул милләттәшләре  алдында бурычлы булып калмады, чөнки туган халкына, туган иленә булган хөрмәт-мәхәббәте аның гомер еллары арту бәрабәренә көчәя, үсә генә бара...

Зөләйха ХАФИЗОВА,


Казандагы 11 нче татар гимназиясе укытучысы, Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге педагогы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ