Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңача яшәү

Иминлек һәм муллык теләсәгез... фатирны дөрес сайлагыз

Күптән түгел Казанга фэн-шуй тәгълиматы белән мавыгучы студентлар төркеме килде. Алар арасында яшь кызлар да, үзләренең укытучы яки табиб һөнәрен алыштырырга теләүче урта яшьтәге хатын-кызлар да бар иде. Мин аларны, теорияне гамәлдә сынап карасыннар өчен, фатирыма чакырдым. Өйдә иминлек һәм муллык булсынга фатирны ничек сайлап алырга, йорт җиһазларын ничегрәк урнаштырырга кирәклеген бик тә беләсем килгән иде. Миңа фэн-шуй өйрәтүләренең кешегә нинди йогынты ясавын төшендерүдә студентларның берсе – Айгөл Әхмәтшина алынды. Ул – үзе югары белемле финансист. Күп еллар төрле банкларда эшләгән. Менә хәзер декрет ялында утырганлыктан, яңа белемнәр – фэн-шуй тәгълиматын  гамәлдә үзләштерергә булган.

Нәрсә ул фэн-шуй?

Соңгы елларда ватандашларыбызның игътибары көнчыгыш тәгълиматларына һәм аларны гамәлдә куллануга юнәлде. Аларның күп кенә төрләре (йога, ушу, айкидо һ.б.) спорт өлкәсенә карый һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән. Фэн-шуй да шундый ук максатны күздә тота. Ул кеше яшәгән мохитнең сәламәтлеккә йогынтысы өчен җавап бирә. Фэн-шуй (кытайча 風水, күнекмә 风水, пиньинь – fēngshuǐ), сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә, җил һәм су мәгънәсен бирә. Бу бик борынгы кытай тәгълиматы дөнья белән гармониядә, ягъни килешеп-аңлашып яшәүне күздә тота. Аның нигезендә табигать белән кешенең тигез рәвештә энергия алышуы ята. Шулай итеп, без Ци энергиясенең иркен агышын эзлибез һәм ул кеше өчен файдалы булсын өчен тырышабыз.

Әйләнә-тирәлекне күзәтәбез

Фэн-шуй әйләнә-тирә мохитне беренче урынга куя. Моңа тауларның, елгаларның формасы, аларның озынлыгы, рельефның калкулыклы яки тигез булуы, яктылык юнәлеше һ.б. керә. Бүген без гомуми кагыйдәләргә генә тукталырбыз. Ә үз фатирыгыз турында төгәл нәтиҗә ясауны махсус белгечкә тапшырсагыз, дөресрәк булыр. Чынлыкта яхшы яки начар фатирлар булмый. Ул кем өчендер яхшы, кем өчендер начар булып чыгарга мөмкин. Идеаль мохиттә хәрәкәт һәм үсеш өчен юллар булмавын да истән чыгарырга ярамый. Мич башында утырганга бәхет килми. Хәтта ул алтын йөгертелгән булса да.

Кытай метафизикасы философиясе кеше уңышының өч төре барлыгын таный: кешенең үзенеке (тырышлык һәм хәрәкәт) күктән иңдерелгәне (язмыш), җирнеке (әйләнә-тирә мохит). Бу хакта соңрак сөйләшербез. Әлегә тирәлеккә хас кайбер параметрларны карап үтик. Шуннан чыгып та үзегез яши яки сатып алырга теләгән торак вариантын күңелдән сызып ташлый яки хуплый аласыз.

Замана шәһәрендә тауларны биналар алыштыра. Аларның биеклеге һәм формасы әйләнә-тирәгә йогынты ясаячак. Зуррак һәм рәвешләре төрлерәк булган саен, тәэсирләре дә көчәя бара. Әгәр биналар (таулар дип уйлагыз) ямьсез корылган, керделе-чыктылы, тупас булсалар, алар кешедә тискәре тойгы уяталар. Әлеге хәл елгалар, күлләр бассейннар һәм хәтта шәхси ишегалларында ясалган сулыкларга да карый. Торак сайлаганда, әлеге үзенчәлекне истә тотарга туры килә. Билгеле, бүгенге көндә бөтен кеше дә су чыганаклары янына урнаша алмый. Шунлыктан фэн-шуй таләпләрен кулланганда, елгаларны юллар белән алыштырып карарга туры килә. Алар да энергия агышын тәэмин итә бит. Безнең халык, йортын сулык тирәсенә урнаштыра алса, хыялы тормышка ашты дип уйлый. Әмма ул хуҗаның тормышына һәрвакытта да уңай тәэсир итми. Суның кайчан уңыш чыганагы, кайчан хуҗаларның үзара мөнәсәбәтләренә, сәламәтлеккә начар йогынты ясавын ачыкларга кирәк. Бигрәк тә ул шәхси биләмәдә урнашкан булса.

Шулай итеп, фатир сатып алу яки йорт төзү эшенә керешкәндә, аның нинди тирәлектә урнашуын күз алдыннан ычкындыру ярамый. Фэн-шуй буенча Шаони дип атала торган объектлар бар. Болар – югары көчәнешле электр линияләре, кәрәзле телефон баганалары, асылынып торучы электр, элемтә үткәргечләре, зиратлар, чүплекләр, пычрак сулыклар, ташландык яки корылып бетмәгән биналар. Алар кешегә тискәре йогынты ясый. Ул объектларны ачыклаганнан соң, саклану яки төзәтү чаралары күрү мөһим.

Фатир сайлаганда

Әгәр сез күздә тоткан йорт әйләнә-тирәдәге шартлары буенча күңелегезгә хуш килгән икән, тынычлап, фатир сайлауга күчәргә мөмкин. Фэн-шуй буенча фатир өчен таләпләр шактый күп. Аларның кайберләрен Лопань компасы белән коралланган белгеч кенә санап ачыклый ала. Бу мәкаләдә кайбер гомуми шартларга гына тукталыйк.

Иң беренче чиратта фатирның планына игътибар итү мөһим. Ул квадрат яки турыпочмак рәвешендә булса яхшы. (1 нче рәсем)

1 нче рәсем                                                                

Әгәр башкача икән, тормышның бөтенлеген тәэмин итү авырга туры киләчәк. Фатирда нинди секторның җитмәвен билгеләү өчен  булган мәйданны турыпочмаклыга «әйләндерәбез» дә (2 нче рәсем), шул өстәмәне квадратлап бүләбез һәм 4 зонаның җитмәвен күрербез. Аларның һәрберсе яшәешнең ниндидер сферасы өчен ( мәсәлән, дуслар булышлыгы, ир-ат җаваплылыгы һ.б.) җавап бирә. Әгәр тормышыгыз түгәрәк булсын дисәгез, мондый фатирларны әйләнеп узыгыз.

 

 

2 нче рәсем

 

Хуш, фатир сайланды, ремонт ясый яки анда яши башладык, ди. Иң беренче чиратта ишек каршындагы мәйданчыкка игътибар итик. Анда балалар арбасы, велосипед кебек әйберләрнең өелеп торуы кулай түгел. Баскыч мәйданының чиста һәм якты булуын  тәэмин итәргә кирәк. Әлеге кагыйдәләр үтәлмәгәндә, Ци энергияcенең йөреше, фатирга үтеп керүе тоткарлана. Килүченең игътибарын җәлеп итү өчен ишек төбендә кечерәк матур келәм җәегез, фатирның саны аермачык күренеп торсын, кыңгыраучык та булсын.

Ишек шыгыр-шыгыр килеп тормасын, җиңел, йомшак, тавышсыз ачылсын. Ул эчкә таба ачылса, бигрәк тә әйбәт. Бусага аша кергәннән соң, без коридорга яки холлга эләгәбез. Бу – безне арып эштән кайтканнан соң каршы алучы әһәмиятле урын. Ул – гаиләнең кереме өчен җаваплы мәйдан. Аның иркен, якты, чиста булуы кирәк. Өс һәм аяк киемнәре өчен шкаф булса, ул холлга җыйнаклык бирә.  Бу мәйдан никадәр иркен булса, фатирга Ци энергиясе шуның кадәр күбрәк үтә. Ишеккә каршы көзге эленү яки көзгеле панно урнашу анда әлеге энергиянең туплануына каршы килә. Акча ничек керсә, шулай чыгып китә, дип зарланасыз икән,   монда әлеге чатаклыкның да өлеше булырга мөмкин.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Аш һәм юыну  бүлмәләренең нинди тарафта урнашуы, андагы җиһазларның урыны шулай ук әһәмияткә ия. Әйтик, туалеты төньяк-көнчыгыш өлешендә булган фатирны сайлаганда, моның ир кешенең гаиләдә биләгән урынын какшату ихтималы бар. Мондый очрак кияүгә китмәгән кызлар өчен дә кулай түгел – аларга тормыш иптәше табу җиңел булмаячак. Ә инде туалетның фатир уртасында урнашуы бөтенләй кабул ителми, чөнки ул сәламәтлек кимүгә генә түгел, финанслар тотрыксызлыгына да китерергә мөмкин. Шулай ук юыну бүлмәсенең көньякта урнашуыннан да качарга кирәк. Аның тәрәзәсе булу, һичьюгы вентиляция системасының яхшы эшләве хуплауга лаек.

Аш әзерләү бүлмәсен  гаилә учагы, җаны дип йөртәләр. Монда плитәнең кайда урнашуы бик мөһим. Ул раковина янында булмасын. Ишектән керүгә күренеп тормаса, тагын да яхшырак. Кухня гарнитурын сайлаганда, зәңгәр, зәңгәрсу төсләргә тукталу хата булачак. Шулай ук диварларның да мондый төсләрдә булуы хупланмый. Аш бүлмәсендә торган аквариум кебек үк, андый җиһазларның да гаиләдә кирәкмәгән бәхәс һәм ызгышларга китерүе бар. Хәзер күп кенә яшь гаиләләр аш бүлмәсе белән залны берләштереп, студия ясауны кулай күрә. Мондый очракта ике арада ишек булмаса да витраж-тәрәзә кую урынлы булачак.

Ир һәм хатын мөнәсәбәтләренең җылылыгы, сәламәтлеге өчен җавап бирүче йокы бүлмәсе аерым игътибарга лаек. Ятак, ягъни караватның  башы агач материалдан эшләнеп, стенага нык берегеп торса, бик хуп. Шулай ук ятакның тимердән яки чүкеп ясалган бизәкләре булуы мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итми. Карават үзе ишеккә каршы урнашмаска, аның баш очында киштәләр булмаска, өстән яктырткычлар асылынып тормаска тиеш. Гомумән, йокы бүлмәсендә артык-портык электр приборлары, үткәргечләр булуы хупланмый. Әгәр диварда яктырткычлар куелса, аларның ничек урнашуына игътибар итегез. Аяк очына туры килсә, аяк сызлауга сәбәпче булачак. Баш очындагы картиналарның, нинди эчтәлектә булуына карап, баш авыртуына китерүе дә бик ихтимал. Йокы бүлмәсе мансардада булса, ятак турына чыбылдык эләргә киңәш ителә. Түшәмне балкалар кагып матурлау да фэн-шуй кагыйдәләренә туры килми.

Йокы бүлмәсендә көзгенең булмавы, һичьюгы караватка каршы тормавы кирәк. Фән-шуй тәгълиматы буенча диварларда хайван, чит хатын-кызлар һәм ир-атларның сурәтләре, бигрәк тә үлгән кешеләр сурәтләнгән картиналар, артык күп сандагы һәм төрледән-төрле гөлләр куелу да йокы өчен  файдага түгел дип санала.

Балалар бүлмәсендә йокы һәм уен зоналары аерымланса, алар өчен дә, ата-ана өчен дә җайлырак. Сабыйга карават сайлаганда, аның баш-башы нык булуына илтифат итегез. Машина рәвешендәге яки катлы-катлы ятакларда бала йокысы тыныч булмаячак. Укучы баланың игътибары таркалмасын дисәгез, аның эш өстәлен тәрәзә янына куймаска тырышыгыз. Урындык арты стена ягына туры килерлек, ә бала үзе бүлмә эченә карап торырлык булсын.

Фэн-шуй кагыйдәләре менә шулай гади һәм һәркем өчен файдалы.

 

Сөмбел ТАИШЕВА

Илсөяр Газизова тәрҗемәсе

Фото: © «Татар-информ»

 

 

 

 

         

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ