Логотип Магариф уку
Цитата:

Каникулны кайда үткәрергә: лагерьдамы, әллә өйдәме?

Балаларның язгы каникуллары тәмамланырга да күп вакыт калмады. Бүген һәр ата-ана баласының тән сәламәтлеген генә түгел, рухи сәламәтлеген ныгыту турында да кайгырта.

«Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе»  базасында оештырылган лагерь бүген иң уңышлы лагерьларның берсе, дип санала. Биредә балаларның язгы ялын оештыру максатыннан «Гаилә һәм Ватан – бердәй» дигән темага багышланган балалар сменасы оештырылган. Бүген биредә балаларның файдалы һәм кызыклы ялы буенча зур эш алып барыла. Сәламәтләндерү лагере балаларны савыктыру, тәрбияләүнең һәм укытуның төрле юнәлешләрен тәкъдим итә. 

Лагерьның төп составы – әти-әниләре гариза язган 7–11 яшьлек башлангыч мәктәп укучылары. Балаларны сменага туплау вакытында тулы булмаган, опекун һәм тәрбиягә алган, ата-ана пенсионерлары булган гаиләләргә, ялгыз аналарга шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларга аерым игътибар бирелә.

«Мирас» лагеренда смена халыклар мәдәниятенә багышланган. Аның эчтәлеге 2024 елда Казан БРИКС илләре саммитын каршы алу белән бәйләнгән.  Оештыручылар әйтүенчә, язгы лагерь балаларның бу илләр, аларның мәдәнияте һәм тарихын күзаллау максатын куя.  Россия һәм Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка, Таиланд,  Кытай  мәдәниятен өйрәнү бер баланы да битараф калдырмаячак. Программаның уникальлеге шунда, һәр отряд – BRICS иле, ә аларның балалары  – халкы. Көн саен алар чараларга йөреп¸һәр илнең тематик юнәлешләре буенча шөгыльләнә.

Әйтик, Бразилия тематикасына мастер-классларда  балалар шоперлар бизәргә, филләр, амулетлар ясарга, хореографиягә өйрәнә. Моннан тыш, рус халык уеннарында уйный, аккордеон аккомпанементы астында бии.  Шулай ук балалар милли бәйрәмнәр дә билгеләп үтелә. Мәсәлән, Кытай Яңа елы балалар күңеленә аеруча хуш килгән.  Шулай ук Кытай стилендә ярышлар да уздыралар. Биредә Һиндстаннан, Кытайдан, Африкадан килгән кунаклар белән дә танышалар. «Начало всех начал» иммерсив квестында, «Әкият сандыгында» театральләштерелгән тамашасында, халык уеннары турнирларында катнашалар.

Аңлашылганча, каникуллар кызыклы үтсен өчен замана балаларына бик күп мөмкинлекләр, шартлар булдырылган. Ә кем нинди лагерь сайлый, нинди ял итү чарасын күрә – һәркемнең үз ихтыярында.

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ