Логотип Магариф уку
Цитата:

Китапханәчеләр китапны яраттыру юлларын эзли

Татар халкы гомер бакый китаплы булган.

Китапсыз йорт ишәк абзарына тиңләнгән. Тик хәзер халык, бигрәк тә яшьләр, китап укымый, телефоннан гайре берни белән дә кызыксынмый дигән зарлану сүзләрен еш ишетәбез. Шулай да яшь буын арасында китап уку гадәтен ничек арттырырга? Онлайнга күчеп барган бүгенге заманда кәгазь китапның кадере бармы? Республикабыз китапханәчеләрен иң нык борчыган сораулардыр болар. Әле борчылып кына калмыйлар, укучыда китап укуга омтылыш уяту максатыннан эзләнәләр, яңа эш алымнарын эшкә җигәләр.

Әйтик, Мамадыш районының үзәкләштерелгән китапханәсе узган елда укучылар тарафыннан иң күп алып укылган биш китапны ачыклаган. Шул биш китап арасында икесе – татар язучыларының китабы. Болар: Павел Астаховның “Наследники”, Дэн Браунның “Происхождение». Елена Качурның “Планета Земля” һәм дә Зифа Кадырованың “Сагынырсың – мин булмам” белән Шәүкәт Галиевнең “Шәвәли шуклыклары” китаплары.

Балтачның 5 нче балалар бакчасында исә, китапханәче һөнәре белән якыннан таныштыру максатыннан, «Мин – китапханәче» дип аталган профориентация сәгате үткәргәннәр.

Анда Балтачакның үзәкләштерелгән балалар китапханәсе хезмәткәре мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларны китапханәче һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырган.
Балалар үзләре дә, рольгә кереп, китапханәче һәм укучы булып уйнап караганнар, яраткан әкиятләре буенча кызыклы уеннар уйнап, белемнәрен дә күрсәткәннәр.
Алабуга шәһәрендәге комсомол ветераннары советы исә Надежда Крупскаяның тууына 155 ел тулу уңаеннан «Авыл мәктәпләренә – игелекле китаплар» дигән социаль-хәйрия акциясе үткәрү инициативасы белән чыккан.

Ветераннар алабугалыларга әлеге акциягә кушылырга һәм шәхси китапханәләреннән ким дигәндә бер китап алып килүләрен үтенәләр. Китапханәләргә аеруча мәктәптә өйрәнелә торган программа буенча китаплар һәм сыйныфтан тыш уку өчен китаплар кирәк. 

Акция 10 февральдән 20 сенә кадәр узачак. Китаплар Алабуга үзәкләштерелгән китапханәнең уку залында кабул ителәчәк икән. 


Таһир САБИРҖАНОВ
Фото Балтачтагы 5 нче балалар бакчасы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ