Макаровча мөстәкыйльлек
Соңгы вакытта Татарстан мәктәпләрендә дә яңача укыту системалары гамәлгә керә башлады. Ата-аналарны сискәндергән бу яңалыклар традицион укыту алымнарыннан ни белән аерыла соң? Бүгенге сүзебез – Макаров системасы турында.
«Эшләп ашарга өйрәнә»
Казанның 2 нче татар гимназиясе Юрий Макаров системасы (ягъни индивидуаль укыту технологиясе) буенча укыта. «Бу технология Федераль дәүләт белем стандартларына тулысынча туры килә», – ди гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина. Авторы исә әлеге системаны 20 еллар элек үк куллана башлаган.
Макаров системасы буенча укыганда бала һәр билгесен эшләп ала. Хәтта «3»лене дә. Биредә билге кую проблемасы, гомумән, юкка чыга. Ата-аналарның: «Ни өчен мондый билге куелды?» – дигән соравына да җавап ачык. Балада да: «Миңа түбәнәйтеп, аңа арттырып куйды», – дигән уй тумый. Бала «эшләп ашарга» гына өйрәнеп калмый, еллык уку программасын алданрак та үзләштереп бетерә ала. Көчле, сәләтле укучыларга да «алгарак» китү мөмкинлеге зур.
Барысына да аңлатылмый
Традицион системада укучы укытучысы кушканны гына эшләргә күнегә. Балада белемне мөстәкыйль үзләштерү күнекмәсе юк, ул моңа өйрәтелмәгән. Макаровча белем бирүнең традицион системадан төп аермасы – һәр укучыны мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтүдә. Яңа теманы укучы үзе укый, аңлый, үз темпында эшли. Әгәр биремнәрне үти, сорауларга дөрес җавап бирә алмый икән, укытучы аерым укучыга гына аңлата. Болай эшләгәндә укытучыга да һәр укучысының реаль белем дәрәҗәсен ачыклау җиңелләшә. Әлеге укыту технологиясендә өй эшләре дә индивидуаль, әгәр укучы дәрестә өлгерсә, өй эше булмаска да мөмкин.
Биремнәр өч төрле
Биремнәр, катлаулылык дәрәҗәсенә карап, өчкә бүленә. Укучы көче җитәрлек биремне үзенә уңайлы темпта башкара. Беренче дәрәҗә – «3»лелек, икенчесе – «4»лелек, өченчесе – «5»лелек. Үзе сайлап алганын дөрес итеп чишәргә өйрәнмичә, ул алдагысына күчә алмый. Бирем үтәлүгә үк тикшерелә. Чөнки кешенең психологиясе шундый: әгәр баланың өй эше тикшерелми икән, аның икенче тапкыр мондый биремнәрне үтәп килергә теләге булмаячак. Әлеге система телдән сорау оештыруга каршы түгел, бигрәк тә тарих, әдәбият фәннәреннән. Ләкин ул бераз үзгәрәк була. Укучыга сораулар алдан бирелә, уйлау, әзерлек өчен вакыт билгеләнә. Сораулар өч дәрәҗәдә. Авырыксынган укучыга укытучы ярдәм итә. Җавапларны бала үзенә уңайлы формада әзерли. Мәсәлән, язмача, телдән, дәреслектән укып.
Тикшерү системасы
Һәр укучының эшен вакытында тикшереп, билгеләп, бәяләп бару – әлеге укыту технологиясенең төп принципларының берсе. Моның өчен махсус таблица төзелә. Анда вакыт аралыгы, дәрәҗәләр, биремнәр саны, зачет, контроль эш күрсәтелә. Таблицаны укучылар үзләре тутыра. Ул баланың мөмкинлекләрен ачарга, көчен тупларга, эш тизлеген арттырырга этәргеч булып тора.
Гөлшат ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА, Казандагы 2 нче татар гимназиясе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары
Фото: "Татар-информ"
Комментарийлар