Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөхәррир сүзе

Яз килүгә, һәркем үзенең килеш-килбәтен үзгәртү турында уйлый

Берәүләр, ябыгу турында хыялланып,  детокс-программага языла, икенчеләр йога белән шөгыльләнә башлый. Әкренләп кышкы озын кичләрдә караган фильмнар да  онытыла. Ләкин алар арасында шундыйлары очрый:  кабат-кабат карыйсы, тәэсирләрне башкалар белән уртаклашасы килә. Минем  өчен быелгы матавыклы  кышта хәтергә аеруча сеңеп калган ике фильм булды.  Төзелеш-фабулалары,  куелышлары  белән төрле булса да,  аларны бер нәрсә берләштерә. Бу – мәхәббәт, ярату темасы.

Мәхәббәт диюгә, без хатын-кыз белән ир кеше арасындагы хисләрне күз алдына китерәбез. «Шагни впереди» һәм «Обещание на рассвете» картиналары да аны әйләнеп узмаган. Французлар куйсын да  ничек инде мәхәббәт маҗарасыннан башка  булсын, ди! Әмма бу картиналарда кешегә рухи көч бирүче үзгә мәхәббәт тә сурәтләнә. Париж операсының күренекле балеринасы Марион  Барбо уйнаган  героиня сәхнәгә чыгар алдыннан сөйгәненең  хыянәтенә шаһит булгач, яраткан сәнгатеннән аерылыр кебек тоела. Әмма  әтисенең, сеңелләренең, дусларының  аңа булган мәхәббәте артисткага рухи яңару юлын ача. Ул заманча биюләр белән мавыгып китә һәм чын мәхәббәтен таба. Марионга шундый көч әнисенең  балачактан кызларын яратуы, аларның киләчәге хакына корбаннарга барырга әзер торуыннан килә. Шәһәр читендә яшәүче ана, сабыйларында булган талантны кечкенәдән  шәйләп,  кызчыкларын биш яшьтән  Париж балет мәктәбенә йөртә.  Фильм безгә балаларның көнкүреше турында кайгырту гына җитмәвен, аларны яратырга, шул турыда гел исләренә төшереп торырга кирәклеген искәртә.

«Обещание на рассвете» фильмында әлеге тема тагын да калкурак итеп сурәтләнә. Кечкенә  шәһәрдә яшәүче уртакул артистка үзенең улын зур булмаган сәләте һәм уңышлары өчен дә мактап, үсендереп тора. Шулай итеп, ул аны үзендә язучылык таланты   булуга ышандыра. Чыннан да, яшь француз актёры Пьер Нине уйнаган герой  танылган язучы булып җитешә. Хәтта иң  мактаулы әдәби премияне ала.

Ике фильм да автобиографик материалга нигезләнеп иҗат ителгән. Шуның белән дә ул безне тирәннәнрәк уйланырга этәрә. Ә без балаларыбызны еш мактыйбызмы? Аларны яратуыбызны әйтүдән уңайсызланмыйбызмы? Кешегә, бигрәк тә балаларга сәләтләрен күрсәтү һәм үз-үзләрен шәхес буларак раслау өчен  кирәк ул – ЯРАТУ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ