Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәис Нәҗипов: «Ана теле бер генә була...»

Ана телен өйрәтүгә яңача караш.

Менделеевск районының мәгариф идарәсе җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Рәис Габсәлам улы Нәҗипов әңгәмә вакытында «Бүгенге вазгыятьтә татар теленә өйрәтүнең бердәнбер юлы – сөйләм теленә өйрәтү. Моны тормышка ашыруда татар балалар бакчалары, мәктәп мөгаллимнәре әзерләү өчен дәүләткүләм чаралар күрүдән тыш, укыту программалары, дәреслекләр, эш кулланмалары кирәк», – дигән фикер җиткерде.  Тормыш, эш тәҗрибәсенә таянган җитәкченең бүгенге уй-фикерләренә, милли мәгарифне үстерүгә юнәлтелгән яңа эш алымнарына мөгаллимнәр, район, мәгариф өлкәсе җитәкчеләре теләктәшлек белдерерме?

Яңарыш чорына керү

– Рәис Габсәламович, яшерен түгел, озак еллар Менделеевск районы  мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләре, уңышлары белән балкыган районнар исемлегеннән төшеп кала килде. Узган ел шәһәрдә «Мирас» татар гимназиясенең, «Менделеев токымнары» химия-технология лицееның заманча итеп төзекләндерелүе, «Менделеевск үзәне» дигән балалар һәм яшүсмерләр компетенциясе үзәгенең, төрле мәгариф оешмаларының ачылуы, Тукаебыз әйткән “йокыдан уяну” белән чагыштырырга сәбәп тудырды. Димәк, Менделеевск районы яңарыш чоры кичерә?

– Районга яңа җитәкче билгеләнгәннән соң, хәл уңай якка үзгәрә башлады. Район халкының 52 проценты татарлар булуына карамастан, татар телендә укыту нибары 13 процент кына тәшкил итә. Татар авылларындагы дүрт татар мәктәбенең икесе – Песәй, Абалач мәктәпләре генә ана телендә белем бирә. Данлыклы Бәзәкә, Камай мәктәпләре рус телендә укытуга күчеп бетә язган. Заманында, бердәнбер булса да, татар мәктәбе булган Менделеевск шәһәрендә бер генә татар мәктәбе дә калмаган. 2023 елның ноябрендә республикабызның төп кануны кабул итүне бәйрәм иткән көннәрдә, Менделеевскида 264 балага исәпләнгән татар гимназиясе ачылды. Район башлыгы Радмир Беляев идеясе белән башланган бу эшне башкарып чыгуда республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте.

Республика каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның ярдәме бинаны төзекләндерү һәм җиһазлауда гына түгел, эш эчтәлеген билгеләүдә дә хәлиткеч булды. Министрыбыз Илсур Һадиуллин да эшне күз уңында тотып зур ярдәм күрсәтте. “Мирас” татар гимназиясе районның  татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төп мәктәбе генә түгел, татар яшьләре белән эшләү, районның татар укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен эш алымнарын камилләштерү үзәге дә булырга тиеш. Моның өчен районда бөтен матди мөмкинлекләр бар. Бина зәвык белән төзекләндерелгән, заманча җиһазландырылган. Иң мөһиме – коллективта халкыбызның күренекле шәхесләре Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев васыятьләренә, теләк-фикерләренә нигезләнеп эшләнгән  үсеш күзаллавы бар.  Аның төп юнәлеше – миллилек. Гимназиядә иман-әхлак нигезләрен өйрәтүче “Җомга”, Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән ачылган Г. Тукай исемендәге татар балалар әдәби иҗаты түгәрәге, татарча көрәш, яшь эшмәкәр мәктәпләре, татар драма театры, роботлар җыю һәм куллану түгәрәге эшли башлады, тиздән курай мәктәбе ачылачак. Милли рухлы дистәләгән чаралар «Мирас» татар гимназиясендә урын алды. Менделеевскида барлыгы 3486 бала белем ала. Соңгы бер елда аларның саны 50 балага арту күзәтелә. Бу – районда халык санының артуы белән бәйле.

– Болар бар да – сөенечле. Биналарны заман таләпләре буенча кабаттан кору, матди базаны ныгыту буенча күп эшләр эшләнгән, сәләтле балалар, көчле укытучылар исемлеге дә арта. Сез укыту сыйфатыннан канәгатьме? Районда укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрү буенча нинди эшләр башкарыла?

– Укыту сыйфаты мине канәгатьләндерә дип әйтә алмыйм әлегә. Беренчедән, эзлеклелекнең булмавы, шактый еллар дәвамында хәл ителмәгән катлам булып җыелып, мәгарифне шушы хәлгә җиткерде. Узган ел без Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасында БДИ нәтиҗәләре буенча тәнкыйть утына эләктек. Шуннан соң август киңәшмәсендә 2023/2024 уку елын  үз мәктәпләребездә Сыйфат елы дип игълан иттек һәм, илебездә булган яхшы үрнәкләргә нигезләнеп, укыту сыйфатын яхшырту буенча эш башладык. Билгеле, бу адымнар тиз генә нәтиҗәләр бирмәс. Укытучыларның 80 процентын Чаллы дәүләт педагогия университетында төп фәннәр буенча һөнәри осталыкны күтәрү курсларында укыттык. КФУның Алабуга дәүләт педагогия институтында да укучылар булды, башка курслар да оештырдык. Мәскәүнең мәгарифне психологик тәэмин итү үзәге  «Точка Пси»  белән химик-технологик кластерның ничек булырга тиешлеген ачыклаган күзаллау төзедек. Түбән Новгородның «Мәктәп 800» дигән белем оешмасы мөгаллимнәре район укытучылары белән тәҗрибә уртаклашты. Казанның 146 нчы мәктәп директоры Диләрә Кәримова барлык мәктәп җитәкчеләрен җыеп,  эшләрне оештыру, идарә эшләрен дөрес алып бару алымнарын күрсәтте. Сыйныф җитәкчеләре, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен даими курслар үткәрәбез.

– Рәис Габсәламович, мәгариф системасында эзлеклелекнең булмавы нәрсә белән бәйле соң? Бу кимчелекләрдән чыгуның нинди юлларын күрәсез?

– Безнең эштәге кимчелекләр, эзлеклелекнең булмавы, нигездә, тәрбия мәсьәләләре белән бәйле.  Бүген  ата-аналар белән балалар арасында үзара ныклы мөнәсәбәтләр, ярату, җылылык җитми. Заманалар авыр, ата-ана көне-төне эштә, әби-бабайлар аерым яшиләр. Балалар көндез мәктәптән сәгать икеләрдә өйләренә кайталар. Бу вакытта бала өйдә берүзе, әти-әнисез кала. Эштән арып кайткан ата-ана, өенә кайткач, баласын яхшы сыйфатлары өчен мактыйсы урынга: «Моны ник эшләмәдең?»– дип, баласын тирги. Ата-аналар гына түгел, тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары, сыйныф җитәкчеләре –  без барыбыз да баланы тоталь контрольдә тотып, аның дөрес эшләмәгән эшен генә күреп, ник алай, ник болай, дип шелтә белдерергә ашыгабыз. Уйлап кына карагыз әле – район башлыклары Казанга баргач, республика Рәисе мактап җибәрсә, бер ай буе кош тоткан кебек, канатланып эшләп йөриләр. Зур дәрәҗәгә ирешкән җитәкчеләр, олы кешеләр дә мактаудан рәхәт ала. Ә бала мактауга йөзләтә мохтаҗ. «Мин сине яратам», «Мин синең белән горурланам» дигән сүзләрне ишетми бала. Нәтиҗәдә ата-ана белән бала арасында элемтәләр әкренләп суына. Бер генә әйбер дә эзсез калмый. Шуңа күрә без баланы гына түгел, ата-ананы тәрбияләү максатыннан «Ата-аналар университеты» оештыру карарына килдек. Аена ике тапкыр ата-аналарны, мәктәп укучыларын җыеп, тәҗрибәле психолог белән эшләячәкбез. «Ата-аналар университеты»н 1 нче мәктәп базасында ачтык. Краснодардан Югары практик психология мәктәбе директоры, күренекле  психолог Алексей Бабаянц берничә тапкыр  ата-аналар алдында да, өлкән сыйныф укучылары алдында да чыгыш ясады. Сочидан тәҗрибәле психолог Андрей Исаченконың өлкән  сыйныф укучылары белән очрашуын оештырдык. Бер караганда, әти-әниләр балаларын ярата, әмма баланың сүзен тыңлау, аны ишетү, аңлау җитми. Баланы тыңлыйсы урынга, үзебез генә сөйлибез шул. Шуңа күрә бала әти-әнисенә үзенең уйларын, теләкләрен, борчуларын сөйләми, ышанмый башлый. Шул вакытта урамда ниндидер очраклы, тәртипсезләнеп йөрүче малай юк кына начар эш өчен дә мактап җибәрсә, бала аның ышанычына ирешеп, ялгыш юлга кереп китәргә мөмкин. Психологлар өлкән сыйныф укучылары алдында чыгыш ясаганнан соң, мәктәп балаларыннан озын чират тезелде. 8–9 нчы сыйныф кызлары психологка елый-елый моң-зарларын сөйләделәр. Югыйсә  белгеч белән балалар таныш та түгел, ә аңа ышанычлары зур.  Менә шушы чит кешегә  ачылган балалар үзләренең якыннарына, сыйныф җитәкчесенә, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасарына үз борчулары турында сөйләмиләр.

Бервакыт полициядә эшләп, пенсиягә чыккан бер танышым үз борчуы белән  уртаклашты: «Бер укытучы, әгәр дә бала сине эшкә киткәндә тәрәзә янына килеп, кул болгап, озатып, кайткан вакытта каршы алсын дисәң, көненә унбиш минут балаң белән сөйләшергә вакыт табарга кирәк, диде. Ә мин шул вакытны таба алмадым, барып чыкмады, тормышым түбән тәгәрәде». Ә ул – үзе  тәрбияле, көне-төне эшләгән, начар юлларда йөрмәгән кеше.

Мәктәпләрдә шулай ук «Бер атна «икелесез»», «Бер атна «бишле»» атналыкларын уздырырга уйлыйбыз. Бер баланы да сүгү, «икеле» билгесе алу  үсешкә канатландырмый. Ул үзенең хезмәте, тырышлыгы белән генә уңышка ирешә ала. Балада шушы уңышны кабатлау  теләге туарга тиеш. Балаларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирергә кирәк. Соңгы вакытта дәресләрдән тыш чаралар уздыру белән мавыгып киттек. Минем фикеремчә, ныклы тәрбияне бары дәрес кенә бирә ала. Гомумән, укытучының укучыларга, үз фәненә мөнәсәбәте иң мөһим тәрбияви чара булып тора дип саныйм.

– Аңлавыбызча, тәрбиячеләрне «тәрбияләү» көнүзәк мәсьәлә булып тора. Алар өчен махсус оештырылган укулар, форумнардан нинди нәтиҗәләр көтәсез?

– Бүген балалар бакчаларында зур эшләр башкарыла, төрледән-төрле кызыклы чаралар үтеп тора. Шуңа да карамастан игътибар күбрәк көчле, сәләтле балаларга бирелүе сизелә. Иртәнге уен-тамашаларда  гел бер үк балалар үзәктә. Шигырь ятлый, сөйли алмаганнарны бәйрәмдә катнаштырырга ашыкмыйлар. Шушы читтә калуны булдырмас өчен, балалар бакчаларында узган чараның эчтәлек, матурлыгына гына әһәмият бирмичә, һәр баланы бәйрәмдә катнаштырырга өндибез. Элек балаларның тел байлыгын, укуга игътибарны арттырыр өчен, шигырь ятлауга зур урын бирелә иде. Мин аны мәҗбүри итеп куймыйм, әмма бала авыр булса да, булмаса да, атнага бер шигырь ятласа, сизелерлек үсеш булыр иде. Баланы балалар бакчасыннан ук җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белергә дә өйрәтергә кирәк. Балалар китап укырга яратмый. Бу проблеманы, өйдә чиратлашып, сәнгатьле итеп уку методикасын кайтарып кына, хәл итеп була.

Искермәгән шигар: барысын кадрлар хәл итә

Нинди хәл ителмәгән кыенлыклар бар?

– Төп кыенлыкларның берсе – татар телендә эшләүче укытучыларның, тәрбиячеләрнең җитмәве. Проблеманың шактый өлешен үз көчебез белән хәл итәргә тырышабыз. Район башлыгы Радмир Беляев, «Аммоний» акционерлык җәмгыятенең баш җитәкчесе Дмитрий Макаров район мәгариф оешмаларын мөгаллимнәр белән тәэмин итү өчен грантлар булдырдылар. “Яңа укытучы” (тәрбияче)” грантын алган һәр мөгаллим 150 мең сум, “Мөдир” гранты алган һәр мөгаллим-җитәкчегә 200 мең сум акчалата ярдәм күрсәтелә. Ел саен шундый ике  грант булачак.  Бу максатлар өчен «Аммоний» акционерлык җәмгыяте 3 миллион 600 мең сум акча бирә.  Укытучылар өчен, биш ел эшләгәннән соң шәхси милеккә күчерү шарты белән, фатирлар биреләчәк. Кама яры буенда  җир кишәрлекләре дә булган  беркатлы йортлар төзелә башлады. «Мирас» татар гимназиясенең дә яңа килгән өч мөгаллиме шундый грантларга ия булды. Мәктәпләрдә иртә һөнәр сайлауга ярдәм итү  максатыннан, 8–9 нчы сыйныф укучылары өчен дүрт булачак мөгаллимнәр сыйныфлары ачтык. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Яр Чаллы педагогия көллияте ярдәм итәләр. Әмма иң төп мәсьәлә хәл ителми. Нәкъ менә татар телендә укытучы мөгаллимнәр әзерләү юк. Шәхсән мин үзем 1970 елларда Минзәлә педагогия училищесының татар телендә башлангыч сыйныфлар укытучылары әзерләү төркемендә беренче һөнәремне алган идем. Ул елларда безнең педагогия училищесы бик абруйлы, ел саен татар төркемнәренә 120 ләп студент кабул итә иде.  Шуларның икесе – балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерләү, башлангыч сыйныф укучылары әзерләү төркемнәре.

Бүген Арча педагогия көллиятендә 25 студентлы андый бер төркем бар. Бу Арчаның үзенә дә җитми. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында район мәгариф җитәкчеләре очрашуында мин бу мәсьәләне күтәрдем. Барлык коллегаларым, хәтта Яр Чаллы мәгариф җитәкчеләре моның бик мөһимлеген хупладылар. Бүген педагогия көллиятләре моны үзләре генә хәл итә алмыйлар, укырга килүче студентларның булмавыннан зарланалар. Барыбыз да, татар төркемнәрен ачу турында ныклы карар булса, һәр район үз студентларын җибәреп, андый татар төркемнәрен ачу мөмкин булыр иде дигән уртак нәтиҗәгә килдек.

Район һәм шәһәрләрдә кадрлар мәсьәләсендә татар мәктәпләренең хәле куанырлык  түгел. Без, Менделеевскида татар мөгаллимнәре белән тәэмин итүне яхшырту, мөмкинлекләрне тулырак куллануга ирешү, эшнең эчтәлеген камилләштерү максатында, татар мәктәпләре берләшмәсен оештыру турында уйланабыз. Моның хокукый нигезләрен булдыру зарури. Ул киләчәктә татар мәктәпләрен теләсә ничек ябылулардан да сакларга ярдәм итәр иде.

– Татар теле кирәкми, ана теле модалы түгел дигән фикер көннән-көн тамыр җәя. Үз телебезнең дәрәҗәсен үстерү, балаларга аны матур, затлы итеп күрсәтү өчен районда нинди чаралар күреләчәк?

Соңгы елларда татар мәктәпләрендә  укытуның сыйфаты төште. Татар мәктәпләренең педагогик эшне күзаллавына замана куйган кыенлыкларны исәпкә алып үзгәрешләр кертү сорала, дип уйлыйм. Бүген татар авылларында балалар саны нык кимеде. Быел Менделеевск районы авылларында, гомумән, беренче сыйныфка нибары 27 бала укырга керде. Димәк, татар балаларының күбесе – шәһәр балалары. Ата-ана баласын туган телендә укытырга тели, миллилекне сакларга тырыша. Әмма үзләре дә, балалары да ана теленнән читләшкән. Радмир Илдарович сүзенә, «Мирас» татар гимназиясе ачылуга ышанып, тугыз гаилә үзләренең балаларын әле оешып та җитмәгән татар сыйныфларына яздырдылар. Бер баланың әнисе үзе рус милләтеннән булуыннан карамастан, әтисенең туган теленә өйрәтәсем килә, дип улын татар сыйныфына теркәтте. Гимназиянең беренче татар сыйныфына укытучыны һәрьяктан уйлап, озаклап эзләдек. Милли рухы нык булган, туган телебезгә мөкиббән, балаларны, үз эшен яратучы Рәйхана Харитонованы сайлап алдык. Әлифбаны өйрәнгән айларда алар янында еш булырга тырыштым. Укытучы апаларының татарча белмәгән сабыйларга, әлифбаны башта русчага тәрҗемә итеп, аңлатып, яңадан әлифбаның үзенә күчеп, һәр дәресне ятлатып диярлек алып баруын күреп, аларның дәресеннән йөрәк әрнеп чыга идем. Ана теленә укыту болай барырга тиеш түгел бит.

Мөхәммәт Мәһдиевнең күрәзәчелеге

– Ә ничек булырга тиеш?

– Без укыган Минзәлә педагогия училищесыннан халкыбызның, безнең дә иң яраткан язучыларыбызның берсе Мөхәммәт Мәһдиев еш килә иде. Аның белән очрашу, аны тыңлау үзе бер зур бер бәхет иде безнең өчен. КДУның тарих филология факультетына укырга керүемнең сәбәпчесе дә Мөхәммәт абый, аңарда уку теләге булды. Әмма очрашуларыбызның берсендә без аңа үпкәләп таралыштык. Баланы ана теленә өйрәтү өчен аңа әбисе, әнисе кечкенәдән татарча укыса  да  җитә, дигән иде ул. Без яшь булсак та, татар теленә мәктәп, дәүләт өйрәтергә тиештер бит, дип уйладык ул чакта. Хәзер 50 елдан артык вакыт узганнан соң, без әле дә  һаман – гаҗәпләнүдә, аптырауда. Ә бит Мөхәммәт абый хаклы булган. Туган телебезнең фаҗигагә якын киләчәген ничек итеп ул шулай алдан күреп, шулкадәр дөрес итеп әйтә алды икән? Без бүген татар телен белмәгән балага русчага тәрҗемә итеп әлифба өйрәтәбез, телне өйрәтүнең иң гади, иң җиңел, иң нәтиҗәле юлыннан тайпылганыбызны сизми калганбыз бит. Бала туа, укый белми, яза белми, ә яшь ярым, ике яшькә әнисе белән ана телендә сөйләшә башлый. Димәк, ана телендә хәрефләрне, укырга, язарга өйрәтү өчен, иң әүвәл, баланы татарча сөйләм теленә өйрәтергә кирәк. Баланың теле, әни, әти, әбием, бабам, абыем дип ачылырга тиеш. Өч яшькә кадәр бала ана телендә мең ярым сүз белергә тиеш, ди галимнәр. Ана телендә сөйләшкән бала ана телендә фикерли, гомере буе шулай фикерләчәк. Русча сүзләр белән теле ачылган бала рус телендә фикерли башлый һәм гомер буе шулай сөйләячәк. Билгеле, әти-әнигә, әби-бабайга баланы ана теленә өйрәтүгә балалар бакчалары, татар тәрбиячеләре ярдәм итәргә тиеш.

– Сүзләрегез дәлилле, әмма аларны тормышка ашыруның нинди юллары бар?

– Бу сорау шулай ук бик катлаулы. Бүгенге вазгыятьтә татар теленә сүздә түгел, ә чын-чынлап өйрәтүнең бердәнбер юлы сөйләм теленә өйрәтү дип уйлыйм. Моны тормышка ашыруда татар балалар бакчалары, мәктәп мөгаллимнәре әзерләү өчен дәүләткүләм чаралар күрүдән тыш, укыту программалары, дәреслекләр, эш кулланмалары кирәк. Без барыбыз математика, физика, биология фәннәрен һ.б.ны татар телендә укыдык. Һәм ул безгә яхшы уку, белем алуда комачауламады. Татар мәктәпләре өчен татар телле фән укытучылары да кирәк дигән фикер әйтелде Яр Чаллыдагы югарыда әйтелгән очрашуда. Татар мәгарифендә, гомумән, аерым шәхесләрнең өлеше зур булган.  Әйтик, Вагыйзовлар әлифбасы 50 ел халкыбызга хезмәт иткән. Бүген дә бар андый шәхесләребез. Заманында бергә Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган Р. З. Хәйдәрованың рус телендә укучы һәм татар телен өйрәнүче балалар өчен татар дәреслекләре хакында да: “Ул күп еллар телгә  нәтиҗәле хезмәт итә”  дигән фикерне  ышанып  әйтә алам. Татар мөгаллимнәре арасында әлеге  фикер ныгый бара. Әлеге галимә ханымга  юл ачкан өчен М.Г Әхмәтовка, И.Г. Һадиуллинга рәхмәт. Без Роза ханым Хәйдәрова белән үзебезнең татар теле укытучылары өчен һөнәри осталык дәресләре оештырып йөрибез. Менделеевск мәктәпләрендә сынау-тәҗрибә уздырып, ана теленә өйрәтү буенча нәтиҗәләрне яхшыртырга ниятлибез. Бу һөнәри  осталык дәресләрен район күләмендә берьюлы оештырачакбыз. Чөнки районнардан Казанга яки Чаллыга берәр, икешәр кеше генә җибәреп, уку  оештыру нәтиҗә бирми. Шуңа аларны районнарга китереп укыту дөресрәк булыр иде. Һөнәри осталыкка укытуның эчтәлеген дә яхшырту сорала.

– Әлифба турында фикерегез белән дә уртаклашсагыз иде. Ул бүгенге шартларда үзгәрергә мөмкинме?

– Әлифба ул Коръән китабы түгел бит. Әлифбага да, укытуның эчтәлегенә дә һәр чор үзенең таләпләрен, үзгәрешләрен кертергә хокуклы. Фән алга китә. Күп кенә фәнни, дөньяви яңалыкларны бала мәктәпкәчә яшьтә үк ишетә. Әлифбада бу хакта әйтелми. Аннан бик мөһим сорауга җавап бирәсем килә. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов: халкыбызның – үз-үзен саклауда ике таянычы бар: ислам  дине һәм татар теле дип белдергән иде. Бүген дингә караш тамырдан уңай якка үзгәрде, омтылыш артты. Ислам дине мең елдан артык халкыбызны, телебезне саклап килгән, килә һәм киләчәк. Без һаман укучы балаларга «Аллаһ», «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим», «дога», «Аллаһка шөкер», «намаз», «ураза», «гөнаһ», «әссәламегаләйкем», «вәгаләйкемәссәлам» сүзләрен өйрәтүдән дә шикләнәбез. Ислам әхлагын аңлатуның кирәкленә әһәмият бирмичә хаталанабыз.

– Сезнең фикерләрне күпчелек хуплар. Шулай да уйларыгызның чынбарлыкка ашуын ничек күзаллыйсыз?

– Бергәләшеп, берләшеп, ата-аналар, тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары, фән укытучылары, хакимият әгъзалары эзлекле система  булдыру өчен, укыту-тәрбия эшенә кагылышлы һәр катлам җәмәгатьчелек белән җыеннар уздырып, районда  мәгариф һәм тәрбия алдында торган бурычларны тикшердек. Бик күп эшләребезне үзгәртергә кирәклеген аңладык. Балаларыбыз безнең кайгыртуыбызны, яратуыбызны тоеп үссен өчен киләчәктә дә шулай эзләнеп, уйланып эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Педагогларга балаларны тыңларга, ишетә белергә кирәк. Аларның бурычы – бер генә кимчелеген дә игътибарсыз калдырмаган килеш, баланың яхшы сыйфатларын күрә белергә өйрәнү.  Ана теленең  кыйммәте балага канат бирүдә.

 

Әңгәмәдәш – Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ