Логотип Магариф уку
Цитата:

Ренат Мамин: «Проектларның кешеләрне битараф калдырмавы кирәк»

Соңгы елларда илнең иң эре нефть компанияләреннән берсе –«Татнефть»нең бик күп социаль-мәдәни проектларга матди ярдәм күрсәтүен белеп-ишетеп торабыз

Мәктәп, балалар бакчалары төзү һәм төзәтү, мәктәп биолабораторияләре оештыру, дөньякүләм танылган сәнгать әһелләре белән хезмәттәшлек итү, грантлар бирү – бу эшчәнлек әнә шулай төрледән-төрле. Бу хакта «Татнефть»нең хәйрия фонды директоры Ренат Мамин педагогия хезмәткәрләренең Казанда узган август конференциясендә сөйләде.

Ренат Рәүфович белән без аның интерактив фәнни-танып белү үзәге – «Альметрика»дан якын гына урнашкан эш кабинетында очраштык. Сүзебез балаларны рухи үстерү өчен күрсәтелгән матди чаралардан башланып, Денис Мацуев, Тимур Бекмамбетов, Эльвира Галиева кебек шәхесләрнең Әлмәт һәм тулаем көньяк-көнчыгышның мәдәни ландшафтына заманча тәэсире турында сөйләштек.

– Ренат Рәүфович, республиканың көньяк-көнчыгыш башкаласы саналган Әлмәт соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде, һәм аны хәзер башында «Татнефть» торган мәдәни башкала дип танысак, бу – хак була.

– Бүгенге көндә «Татнефть» ААҖ вертикаль-интеграцияләнгән холдинг, һәм ул нефть чыгару идарәләре, нефть эшкәртүче «ТАНЕКО» предприятиесеннән генә тормый. Аның эшчәнлеге геофизика, бораулау, ремонтлау, транспорт хезмәте, интеллектуаль хезмәткәрләр һәм нефтьчеләр дип аталучы башка бик күпләрнең эшчәнлеген колачлый. Алар компанияне чәчәк аттыру һәм нефть төбәген ныклы үсешкә алып бару өчен бәяләп бетергесез зур тырышлык салалар. Аларның уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә бөтен республикага эшләүче эре хәйрия фонды барлыкка китерү мөмкин булды.

«Татнефть»нең хәйрия фонды биш ел элек моңа кадәр эшләп килгән «Милосердие», «Рухият», «Сәләтле балалар», «Тазалык» фондларын берләштерүдән барлыкка килде. Әлеге программаларның эшләре уңышлы барса да, алар аерым-аерым хәрәкәт итәләр иде.

2018 елда «Татнефть»нең генераль директоры Наил Өлфәтович Маганов миңа берләштерелгән фонд эшчәнлеген җитәкләргә тәкъдим итте. Минем фикеремчә, шуннан соңгы вакыт эчендә безгә компаниянең социаль-мәдәни эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итүгә сизелерлек өлеш кертү насыйп булды. Җитәкчелекнең яшьләргә ышанып каравына таянып, байтак кына эш башлангычлары күрсәтү мөмкинлеге алдык. Һичшиксез, иң эре һәм көчле үзгәрешләр компания җитәкчелеге һәм аның генераль директоры Наил Өлфәтович Магановның шәхси инициативасы белән ясалды. Аның дөньяга киң караш, алга карап эш итә белү, креатив фикерләү кебек сыйфатлары күп кенә могҗизалы проектлар тууга нигез булды. Билгеле, без инде аларны югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга тырышабыз. Фонд өчен республиканың көньяк-көнчыгышында мәдәният һәм белем-мәгърифәт өлкәләрен үстерүгә өлеш кертү  өстенлекле юнәлешләр булып тора. Моның өчен байтак кына алымнар бар. Социаль-хәйрия эшләреннән тыш, сәламәтлек саклау, спортны җәелдерү, территорияләр үсеше, шул исәптән экологияне кайгырту кебек юнәлешләр дә бар.

Әгәр аларны тормышка ашыру ысулларына җентекләбрәк тукталсак, болар – конкурслар, грантлар. «Яхшылык куәте» («Энергия добра») линиясе аша халыктан, фикерле аерым кешеләрдән, тормышыбызда уңай үзгәрешләр ясарга омтылган лидерлардан, коммерцияле булмаган төркемнәр, бюджет оешмаларыннан кергән тәкъдимнәр гамәлгә куела. Күпкатлы сайлап алу системасы безгә арадан иң кызыклы, яңача булган проектларны уртага алып, аларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Билгеле, инфраструктурага, мәдәнияткә кагылган эре проектлар компаниянең үз инициативасыннан чыгып башкарыла. Шуларга берничә ел дәвамында алып барылган проектларның берсе – дөнья күләмендә күренекле сәнгать һәм мәдәният әһелләренең концертларын оештыруга аерым тукталырга була. Монда сүз, нигездә, классик музыка, опера, әдәби, театраль башкару йолдызлары турында бара. «Татнефть»нең хәйрия фонды нефть төбәге халкына дөнья сәхнәсендә балкыган талантлар белән очрашу мөмкинлеге бирә.

– Без «Нефтьче» сәхнәсендә виртуоз пианист Денис Мацуевның, опера җырчысы Аида Гарифуллинаның, Юрий Башметның симфоник оркестры чыгышлар ясаганын ишетеп беләбез. Ул концертларга Казан, Самара һәм башка шәһәрләрдән дә тамашачылар килә икән. Сәхнә чыгышларыннан тыш, алар башка берәр, әйтик, музыка мәктәпләре укучыларына интеллектуаль ярдәм ише эшләр алып баралармы?

Артистның төп эше – концерт бирү. Дөресен әйтим, ул чыгышларга билет бәясе, хәтта Казан белән чагыштырганда да, шактый югары. Без музыка учреждениеләре педагоглары һәм укучылары тере музыка тыңласыннар, атаклы сәнгать әһелләрен үз күзләре белән күрсеннәр өчен аларга концертка бушка яки бик очсыз хакка керү мөмкинлеге бирәбез. Дөрес әйтәсез, бирегә тирә-юнь шәһәрләрдән генә түгел, Мәскәүнең үзеннән дә килүче тамашачылар бар.

Безнең белән хезмәттәшлек итүче кайбер коллективларның сәләтле һәм талантлы балаларны үстерү программалары эшли. 2016 елдан без педагоглар һәм балалар белән мастер-класслар үткәрүне башлап җибәрдек. Бу өлкәдә беренчеләрдән атаклы дирижёр В. Спиваков фонды белән уртак проектларны атап үтәргә була. Аның буенча Мәскәүнең мәдәният уку йортлары педагоглары безнекеләрне яшь буынның мәдәни һәм эстетик белем дәрәҗәсен күтәрүнең яңа алымнары белән таныштыралар, музыкаль дәресләр бирәләр. Бу проект бөтен ил буенча гамәлгә ашырыла. Татарстан буенча «Татнефть» региональ партнёр ролен үти. Программа буенча сабак алганнан соң, балалар, кунаклар белән бергә, башта Әлмәттә, аннан соң Мәскәүнең Музыка йортында чыгыш ясадылар. Гала-концертта шулай ук шәһәрнең музыкаль коллективлары, музыка мәктәпләре укучылары да катнашты. Аида Гарифуллинаның бездә ике елга бер мәртәбә чыгыш ясау мөмкинлеге бар.

Россиянең халык артисты Денис Мацуев җитәкләгән «Яңа исемнәр» («Новые имена») фонды белән дә мөнәсәбәтләребез дусларча. Аның энергетикасы, Себердә туып үскән кешеләрнекечә: бик куәтле. Узган елларда ул «Нефтьче» мәдәният сараенда үзенең «Джаз дуслар даирәсендә» программасы белән чыгыш ясаган иде инде. Быел аның ноябрь аенда килүен көтәбез.

Аның белән ел саен уртак проект эшли идек. Узган ел ул «Рухият» программасына кушылып китте. Аның буенча көньяк-көнчыгышның музыка белән мавыгучы сәләтле балалары ноябрь аенда икенче тапкыр Әлмәткә җыелачаклар. Алар белән эшләү өчен Мәскәүдән музыка педагоглары җибәрелә. Дәресләр вакытында үзләрен күрсәткән иң талантлы балалар үз педагоглары белән Суздаль иҗат мәктәбенә җибәреләчәк. Узган ел ул сәфәр нәтиҗәләрен ачыклаганда, безнең педагоглар композицияне башкаруда хислелек җитмәгән балаларның да өч дәрестән соң, ачылып, бик матур чыгыш ясаулары турында сөйләделәр. Без алар арасыннан иң шәпләренә грантлар бирәбез. Бу аларга музыка өлкәсендә осталыкларын камилләштерү өчен бер дигән ярдәм, дип уйлыйм.

Безнең «Сандугач сайрар илем» фестивалендә җиңүчеләр өчен стипендияләребез бар. Ул гала-концертта уңышлы чыгыш ясау өчен генә түгел, ә үзенең тормышын профессиональ рәвештә музыка белән бәйләгән һәм консерваториягә яки башка музыкаль вузга укырга керүчеләргә бирелә. Әлеге фестиваль быел 25 еллык юбилеен билгеләп узды. Быел аны Республиканың милли китапханәсендә үткәрергә исәп итәбез.

«Рухият»нең Язучылар союзы белән берлектә алып барыла торган проекты да бар. Ел саен русча яки татарча китап бастырып чыгару буенча килгән үтенечләрне карап, арадан иң әһәмиятлеләрен сайлап алабыз. Бу эшкә профессионаь язучылар һәм Экспертлар советы җитәкчелек итә. Бер үк вакытта без Ризаэддин Фәхреддин кебек күренекле якташларыбызның элекке басмаларын кабаттан дөньяга чыгару белән дә шөгыльләнәбез. Быел Әнвәр Маликовның «Баллада о нефтянике» китабын бастыру күздә тотыла.

Хәйрия фондының тагын бер күренекле эшен искә төшереп үтмәкче булам. Без ел саен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә кандидатлар сайлап алабыз. Гуманитар вузларда укучы иҗади актив студентларны ачыклап, аларга стипендия бүлеп бирәбез. Җиңүчеләр өчен Әлмәт татар драма театры бинасында артистлар катнашында шагыйрәнең шигырьләре һәм җырларыннан торган концерт уздырыла. Әлеге бәйге язучылар арасында бик мәртәбәле санала.

– Соңгы елларда сездә «Каракүз» дип аталган яңа форматтагы фестиваль барлыкка килде. Атка атланган бу сугышчан татар кызына һәйкәл «Татнефть» компаниясенең төп офисы каршында тора. Әйтегез әле, андый идея ничек барлыкка килде?

– Өч ел элек без фондка төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча инициативалы, актив һәм янып торган балаларны җыйдык – алар үзләрен Әлмәтнең «амбассадорлары» дип атадылар, чөнки якташларыбызга безнең нинди мөмкинлекләребез барлыгын күрсәтергә һәм, гомумән, көньяк-көнчыгышны алга этәрергә теләкләре бар.

Икенче ниятебез, шәһәргә максималь рәвештә кунаклар һәм туристларны җәлеп итү өчен, Әлмәтне тагын да югарырак дәрәҗәдә популярлаштыру белән бәйле. Шулай итеп фестивальләр фестивале булдыру идеясе туды. «Каракүз» модерн фестивале төрле мәдәниятләрне берләштерү символы булып тора. Әлмәт һәм Әлмәт районы тарихи яктан урта гасырларның күчмә һәм утрак тормышы белән чиктәш. Биредә бик күп тарихи урыннар бар. Кичү елгасы үзәне буйлап саклану чиге бара. Кичү фельдшанецы дип аталган саклану ныгытмалары челтәренә 1734–1736 елларда Яңа Кама аръягы саклану чигендә нигез салынган. Шулай итеп, Россия дәүләте көнчыгышка таба киңәйгән. Әлбәттә, башка тарихи мисаллар да бар.

Без «Каракүз» фестивален үткәрү инициативасын хуплаган «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Моның өчен билгеле бер архитектура эшләнде – һәрберсенең үз кураторы булган төрле мәйданчыклар барлыкка килде. Аларның һәрберсе өчен программа төзелгән. 2021 елда без беренче тапкыр фестивальне дүрт көн дәвамында үткәрдек. Бу ковидтан соңгы чор, ул вакытта әле кешеләрнең күпләп җыелуына чикләүләр саклана иде. Без кешеләр бу фестиваль кысаларында төрле җиргә таралышып, бөтенләй башка юнәлешләрне дә үзләштерә алсын өчен, мөмкин кадәр күбрәк мәйданчыклар булдырырга тырыштык.

«Каракүз» – төрле мәдәниятләрнең бердәмлеге фестивале. Безнең өчен мәдәни тормышыбызның байлыгын һәм, гомумән, төрки дөнья һәм төрки халыкларның мәдәниятен күрсәтергә мөмкинлек бирүче төп этник фестиваль булып тора. Елдан-ел фестивальнең үткәрү вакыты арта бара. 2023 елда ул барлык яшь категорияләре өчен дүрт ял көнендә дәвам итте. Биредә кешеләр гаиләләре белән ял итәләр. Тематик мәйданчыклар бар: джаз яки бард, анда балалар музыка сәнгатенең төрле жанрлары белән таныша ала. Шунда ук мастер-класслар үткәрелә. Балалар өчен тематик уен мәйданчыклары бар. Алар уйнаганда, әти-әниләре яраткан башкаручыларын тыңлый ала. Балалар өчен иң популяр мәйданчык – археологик, биредә алар, кулларында кылкаләм тотып, артефактлар эзлиләр. Өлкәннәр арасында иң киң таралган юнәлешләрнең берсе – рәсем сәнгате буенча мастер-класслар. Моның өчен махсус ике мәйданчык ясалган, берсе элек утлар янында булса, хәзер сәнгать мәктәбе янында тагын берәү өстәлде. Катнашу өчен кешеләр бер-ике сәгать эчендә язылып бетә. Һәр фестиваль  ул  – билгеле бер мәдәният, без аны һәрнәрсә аша трансляцияләргә тырышабыз: мәсәлән, бу этник аш-су булырга мөмкин. Кунаклар борай ярмасы белән ат итен яки башка милли ризыкны татып карый алалар. Анда хот-доглар сатылмый. Фестиваль кысаларында без «Смена» нәшрияты белән дә хезмәттәшлек итәбез – китап фестивален бик яхшы кабул иттеләр.

Елдан-ел фестиваль популярлаша бара, кешеләр аша мәгълүмат төрле җиргә тарала. Безгә Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә. Без, кешеләрнең фикерләрен тыңлап, «Без барысын да күрергә һәм тыңларга өлгермәдек. Барысын да карарга телибез», дигән фикерләрен ишеттек. Киләсе елга без барлык тәкъдимнәрне дә исәпкә алачакбыз.

– Әлмәттә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән танылган кинорежиссёр Тимур Бекмамбетовның аниматорлар мәктәбе ачылды. Мин Хуҗа Насретдин турында мультфильм төшерелә дип укыган идем. Ул ничек тормышка ашырыла?

– Россиянең төрле шәһәрләрендә анимация цехлары барлыкка килә. Режиссёрга әлеге идея Әлмәтнең «Яшьлек» микрорайонындагы анимация мәктәбендә булганнан соң килде. Ул мәгариф проектлары тормышка ашырыла торган Цифрлы иҗат академиясе структурасында эшли. «Dиджитал Академия Альметьевск» үз эченә «Альметрика» интерактив үзәкне дә ала. Үзәктәге музыка кораллары күргәзмәсе, мәктәп биолабораторияләре шулай ук популярлашты.

Анимация мәктәбе өчен командалар сайлап алына, кешеләр сайлап алына һәм алар аниматор – мультипликатор булырга укыйлар. Тимур Бекмамбетов аудиториянең, нигездә, курчак театры артистларыннан торуын теләде. Моның сәбәбе шунда ки, андый уку йортларын тәмамлаучылар шактый күп, әмма анимация жанры без теләгәнчә үк кирәк түгел. Ул киләчәк аниматорлары-мультипликаторлары өчен билгеле бер үсеш ноктасы булырдай проект булдырырга теләде. Анда безнең төрле балалар шөгыльләнә, шул исәптән театраль җәмәгатьчелек вәкилләре дә. Кабул иткәндә сайлап алындылар, аннан берничә айлар дәвамында компьютер графикасы программаларын өйрәнделәр. Шушы этапта сайлап алындылар һәм стипендия алып укыдылар. Нәтиҗәдә билгеле бер дәрәҗәдә белеме һәм күнекмәләре булган 8 аниматор –мультипликаторыбыз бар, «Хуҗа Насретдин» мультфильмын төшерергә дә шулар җәлеп ителә. Белүемчә, аларның Әлмәттә, Төмәндә, Ташкентта, Әнкарадагы анимация цехлары ресурсларын файдаланып, алга таба да мультфильм төшерергә ниятләре бар. Хәзер тагын берничә шундый цех ачу турында фикер алышу бара.

Ә Тимур Бекмамбетов Әлмәткә беренче тапкыр ничек килеп чыкты?

– Аның «Девятаев» хәрби-тарихи-сәнгати фильмын төшерү тәмамланып килгәндә, «Татнефть»кә финанс ярдәме күрсәтергә туры килде. Шул хезмәттәшлек кысасында ул «Каракүз» фестивалендә «Аlmet Talk» проекты аша балаларга һәм педагогларга лекция укыды, мастер-класслар күрсәтте.

Быел без Татарстан кинорежиссёры Илшат Рәхимбайның баш героен танылган артист Виктор Сухоруков уйнаган «Микулай» фильмын төшерүгә дә булышлык иттек. Татарстан Рәисе һәм Мәдәният минстрлыгының хуплавын алган әлеге сәнгать әсәре безнең өчен ятрак булган этнотриллер жанрында булып, киң экранга чыккач, төрле фикерләр дә уятты. Ләкин тамашачыны битараф калдырмады, дип беләм.

– Мультипликация проектларын үстерүегез, кайсы яктан карасагыз да, мактауга лаек, чөнки илебездә мультипликаторлар һәм алар өчен студияләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе –  «Татармультфильм». Алар сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәме?

– «Татармультфильм» анимация студиясе үзенең мультфильмнарын «Татнефть» грантлары хисабына эшли. Гомумән, компаниянең социаль һәм мәдәни проектлар белән бәйле бөтен эшчәнлеге, «Татнефть»нең хәйрия фонды аша тормышка ашырыла. Бер язма кысаларында гына ул проектларны санап бетерү мөмкин дә түгел. Чыннан да, проектлар бихисап.

Быел без «Аулак» социаль-инклюзив театры оештырдык һәм аңа сәнгать җитәкчесе итеп бер кешене укыттык. Әлеге юнәлеш белән моннан ике ел элек таныша башлаган идек. Инвалидлар һәм профессиональ актёрлар катнашында спектакльләр куючы «Инклюзион» театрының эшчәнлеге безгә кызык һәм файдалы булып тоелды. Сәламәтлекләре ягыннан җитди проблемалары булганлыктан, театрдан ерак торган аерым категория кешеләргә ярдәм итү һәм социальләштерү максатында моның бик көчле инструмент икәнен аңлыйбыз. Нәкъ менә шул чорда ГИТИСта заманча театр өлкәсендәге менеджерлар, инклюзив проектлар кураторларын әзерли башладылар. Без Эльвира Галиеваны сайлап, аны магистр программасы буенча укырга җибәрдек.

Үзенең конкурслы диплом эше кысаларында ул командасы белән Әлмәткә кайтты һәм алар шәһәрдә яшәүчеләр театры – «Город, где я» дигән театр лабораториясе уздырдылар. Анда театр кую тәҗрибәсе булмаган кешеләр катнашты. Команда, бер ай буе Әлмәттә яшәп, татар драма театры сәхнәсендә спектакль куярга әзерләнде. Аның соңгы куелышында без проектта катнашучы актёр булмаган кешеләрнең ничек сәләтләре ачылуын күреп шаккаттык. Бу спектакльнең нигезенә тормышта була торган гади вакыйгалар салынган иде.

Татарстан нефте хисабына республикабыз Россия икътисадының доноры булып тора. Ләкин яшәү һәм үсеш өчен уңай шартлар тудырылуга карамастан, соңгы елларда имтиханнарны 100 баллга тапшыручыларның, төрле олимпиадаларда җиңүчеләрнең Казаннан, Әлмәттән Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларына күпләп китүләре күзәтелә. Белем бирү системасында да Татарстан донор булып тора дияргә мөмкин. Яшь белгечләрне үзләренең кече Ватаннарына кайтару өчен сездә ниләр эшләнә?

Без соңгы елларда гына донор булып китмәдек. Халыкның кече шәһәрләрдән зур шәһәрләргә тартылуы күптәннән килә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та беренче ел гына әйтми инде. Республикабызда яшьләр үзләрен һәм  белемнәрен тиешенчә файдаланырлык үсеш нокталары булдыру зарур. Әгәр дә алар бездән китеп, тиешле белем алганнар икән, аларның проектларын тормышка ашыруда ярдәм кирәк. Мәсәлән, безнең «Альметрика» – «Әлмәт үзәге» проектын Мәскәүдәге үзебезнең егетләр җитәкләде. Иң мөһиме – аларның үзләре туып үскән төбәккә кайтып эшләргә омтылулары. Моның өчен, билгеле, уңай шартлар тудыру кирәк. Заманча кадрларны урыннарда да тәрбияләп була бит. Мисал өчен, безнең анимация мәктәбе җитәкчесе төп белеме буенча иҗат кешесе түгел иде. Башта җитештерү өлкәсендә эшләде, аннан яшьләр оешмасын җитәкләде. «Союзмультфильм» студиясенең профессионалы белән танышып, Розалин Кәримов мультфильм төшерүнең нечкәлекләрен үзләштерде. Хәзер ул – бу өлкәдә эксперт. Дөресен әйткәндә, яшьләрнең башкалаларга агышын кискен туктатып булмый, ни өчен дигәндә, амбициоз замана балалары һәрвакыт югары күтәрелергә омтылачак. Фондның эшчәнлеге моңа да билгеле бер дәрәҗәдә ярдәм итә.

Әңгәмәбезне түгәрәкләп шуны әйтәсем килә:«Татнефть» ААҖнең хәйрия фонды эшчәнлеге киңкырлы. Ул, аерым бер кешеләргә, конкрет проектларга ярдәм итүдән башланып, эре проектларны, шул исәптән компаниянең, бөтен өлкәләрдәге инфраструктура проектларын тормышка ашыруга өлеш кертү белән тәмамлана. Эшчәнлегебез халыкның имин, иркен тормышта яшәвен һәм республикабызның ышанычлы үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән.

 

Фото: flectone.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ